Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан Алсу Динмөхәммәтова кышка гашыйк.

Һәр ел фасылының үзенә хас матурлыгы бар. Миңа кышкы табигать бигрәк тә ошый. Ә кышкы урманга барсаң,аның матурлыгына сокланып туеп булмый.

Агачларны ап-ак бәс каплаган. Әйтерсең алар тун кигәннәр. Шулар арасында миләш агачы үзенең җимешләре белән балкып тора. Анда чыпчык,песнәкләр куанышып җим чүплиләр. Кар өстендә җәнлек эзләре. Менә монысы куянныкы. Ул эзләр агачларны әйләнеп чыккан. Күрәсең, кар тирән булганга, кимерерлек кайры тапмаган.

Тынлык. Мондагы тынлык,матурлык күңелгә бетмәс куаныч өсти. Бу гүзәл тынлыкны бозасы килми.

Алсу Динмөхәммәтова,

Күгәрчен мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Фото 1zoom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев