Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Балык Бистәсе мәктәпләре укучылары- әниләре турында

Энҗе бөртегебез

Әниләр көне иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Без аны гаиләбез белән көтеп алабыз. Әниләр безнең өчен сулар һава, күктәге якты кояшка тиң. Тирә-юньдәге матурлыкны күрергә, шәфкатьле булырга, тәүге адымыбызны атларга да иң элек алар өйрәтә.
Мин дә үз әнием белән бик горурланам. Гаиләдә ул әтиемнең уң кулы, әбекәем өчен терәк булса, сеңлем Мәдинә белән минем өчен дөньядагы иң әйбәт әни. Исеме дә затлы асылташка тиң аның-Энҗе!
Кадерле әнием! Безне кайгырткан күңелең, җылы нур бөркегән карашыңны мин берни белән дә чагыштырмас идем. Син безнең өчен чыннан да иң кыйммәтле энҗе бөртеге. Без-балаларың гына түгел, табибә буларак игелекле хезмәтең өчен дә сиңа күпләр рәхмәтле. Бәйрәм белән сине, әнием! Күңел күгең якты, гомер юлың озын булсын! Мин яратам сине!
Фәнис Галимов,
Балык Бистәсе гимназиясенең
6 нчы сыйныф укучысы.
Иң кадерле, якын кешем
Һәрбер кешенең иң якын кешесе бар. Гадәттә ул аның әнисе. Минем әниемнең исеме Гөлназ.Ул минем өчен иң матур һәм әйбәт кеше.
Әнием минем иң якын дустым. Бары тик аңа гына мин барлык серләремне сөйли алам. Ул беркайчан да ярдәменнән ташламый, үзенең акыллы киңәшләрен бирә.Әни бик тәмле ризыклар пешерә. Ә аның тортлары телеңне йотарлык тәмле. Ул аларны бар күңелен биреп пешерә.
Минем әни кешеләр арасында ышаныч булырга тиеш ди. Ул мине яхшылыкка, кешеләргә булышырга өйрәтә. Минем әни беркайчан да беркемгә дә начарлык эшләгәне юк. Күңелсез булган чакларда, әнием кочакласа шундый рәхәт булып китә. Барлык кайгылар кайдадыр юкка чыга кебек. Әни беркайчан да миңа үз фикерен такмый, ул мине аерым шәхес буларак хөрмәт итә. Кайбер чакларда мин хаклы булмаганда, ул мине әрләми, ә әкрен генә хатамны күрсәтә.
Безнең гаиләдә өч бала. Мин иң олысы, шуңа күрә мин әнинең иң якын булышчысы. Ашарга пешерергә, өй җыештырырга булышам мин аңа. Мин әниемнән үрнәк алырга тырышам. Чөнки ул минем өчен иң әйбәт, намуслы, юмарт, акыллы, матур кеше.
Әлбәттә, әнине кайгырткан чакларым да булгандыр. Ләкин әни мине гел аңларга тырыша, әрләми.
Без бик еш әнинең иң иртә йокыдан торганын, иң соң ятканын күрмибез. Өстәлдә гел тәмле ризыклар, өстебездә чиста киемнәр булганына игътибар итмибез. Ә бит болар барысы да әнинең хезмәте. Ничек кенә ул барысына да өлгерә икән? Бу бит бер дә җиңел түгел.
Әнием янында булган һәрбер минутның, һәрбер секундның кадерен беләм мин. Минем аны кочаклыйсым һәм беркая җибәрәсем килми. Әни минем өчен иң кадерле кеше һәм аны беркем дә алмаштыра алмаячак. Миңа ничә генә яшь булмасын, унбишме, әллә илле бишме, миңа гел аның елмаюы һәм мәхәббәте кирәк булачак.
Ландыш Нуриева,
Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.
Чулпан йолдыз
Күктә янган иң якты йолдызны Чулпан дисәләр, гаиләбезнең нуры, кадерледән-кадерле әниебез дә шул йолдызга тиң. Аңа шундый исем кушканда, әйтерсең лә киләчәге дә юралган. Йөзе белән балкып, җан җылысын биреп яши ул безгә. Барысына да өлгерә әниебез: тәмле аш-сулар әзерләргә, дәресләрдә безгә булышырга да. Иртәнге сәгатьләрдә барыбыз бергә өйдән чыгабыз. Без мәктәпкә, ә әтием белән әнием эшкә. Әниемнең эше дә җаваплы. Озак еллар ул район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Аның турында башкалардан мактау сүзләре ишетүнең нинди рәхәтлек биргәнен белсәгез икән сез?! Ә алар бик күп. Шуңа да без әниебезгә охшарга телибез, аның кебек акыллы, тырыш булсак иде дибез. Киләчәктә дә янәшәбездә булып нур чәчеп яшә әниебез! Озын гомерле, сәламәт бул! Син безгә бик-бик кирәк!
Зәринә, Алинә
Фатыйховалар.
Балык Бистәсе гимназиясе укучылары.
«Җәннәт-әниләрнең аяк астында»
Әни кем соң ул? Әле син дөньяга туарга өлгермәсәң дә, ул сине бик каты ярата. Баласына барлык мәхәббәтен, назын бирә. Аны беренче тапкыр аягына бастыра, беренче кашыгын тотарга, укырга, сөйләшергә өйрәтә. Кечкенә бәхетенә үз вакытын кызганмый багышлый. Гел ярдәм итә, һәр соравына җавап таба. Үзенең баласы өчен гомерен бирә ала.
Хәзерге заманда бала белән ана арасында мөнәсәбәтләр үзгәрде. Бала әнисен борчуы, санламыйча намусларын югалтып картлар йортына урнаштыруы, аннары аның турында бөтенләй онытуы турындагы вакыйгаларны гел ишетеп торабыз. Ничек алай үзеңне тотарга була соң? Ш.Камалның "Буранда" дигән әсәрендә кебек соң булмасын. Әниләрне саклыйк, хөрмәт итик. "Җәннәт-әниләрнең аяк астында", ди әбиләребез.
Айзилә Бикбаева,
Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең 8 Б сыйныф укучысы.
Һәр балага ана бәхете язсын
Минем әнием турында сөйлисем килә. Аның исеме Әлфинур. Ул туган җирен, табигатен бик ярата. Үзе фермада эшли, кечкенә бозаулар карый. Ул бик иртән тора, безгә тәмле иртәнге аш әзерли. Ә без гаиләдә өч бала. Минем ике энем бар. Алар алтынчы сыйныфта укыйлар. Әни безне кайгырта, барлый, киңәшләре белән ярдәм итә. Ул безне гадел, ягымлы, эш сөючән, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Йокларга ятканда да, уянганда да әнине янәшәдә тою нинди бәхет ул. Дөньядагы һәр балага да бәхетне күрергә язсын иде.
Әниебез тәмле ризыклар пешерә, оста бәйли дә әле. Мин аңа һәрвакытта булышырга тырышам. Кичләрен без бергәләп телевизор карыйбыз, китаплар укыйбыз. Без бәхетле, сау-сәламәт булып үссен өчен бар тырышлыгын куя ул.
Айсылу Мисфахова,
Балыклы Чүкәй мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.
Йомшак куллар бары синдә генә
Мин әниемне бик яратам. Әнием мине һәрвакытта да гафу итә, ялгышларымны аңлата. Без кайбер вакытта әниләребезнең сүзләренә колак салмыйбыз, үзебезнең сүзебез дөресрәк тоела. Тик соңыннан үкенергә туры килә шул. Салкын көнне мин җиңелчә генә киенеп урамга чыгып киттем, соңыннан салкын тиде. Өч атна буе авырып яттым. Әнием мине терелтер өчен тегендә-монда чапты. Менә шул вакыйгадан соң, мин аның изге җан икәненә инандым.
Әниләребез һәрвакытта да хаклы булып чыгалар.
Минем әнием шундый матур. Аның күзләре дә, чәчләре дә коңгырт төстә. Әниемнең куллары шундый җылы, йомшак һәм назлы. Гел-гел аның кулыннан гына тотып утырасы килә. Һәрбер балага да әни назын тоеп яшәүләрен телим!
Ризәлә Гыйлемханова,
Күгәрчен мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.
Сердәшчем дә, киңәшчем дә
Әнием минем өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә әзер. Мин аның бердәнбер иркә кызы. Назланып кына үстем. Әнием минем бик сабыр, тыйнак кеше. Аның исеме Гөлнара. Мин иртә белән торганда, безнең өйдә тәмле ис таралган була. Ул инде иртүк тәмле-тәмле ризыклар пешереп куярга да өлгергән. Ә кичен эшеннән елмаеп кайткач, өй түре кояш булып балкый башлый. Мин аңа кулымнан килгәнчә булышырга, борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә. Без анын белән бергә төрле темаларга сөйләшәбез, киңәшләшәбез. Җәмәгать эшемдә дә әни миңа иң беренче булышчы, ярдәм кулын сузучы.
Без аның белән тәмләп чәй эчәбез, серләребез белән уртаклашабыз. Кичләрен ул мине бәйләргә, аш-су серләренә өйрәтә. "Эшләгәнең минем өчен булса өйрәнгәнең үзең өчен", ди ул. Районыбызда әниләр көненә багышланган концертка әзерләнәбез. Без аның белән "Бәхетле язмыш" дигән җыр өйрәндек. Ял көннәрендә саф һавада йөрергә яратабыз. Кыш көннәрендә әнием белән чаңгы, тимераякта шуабыз. Әнием исән-сау булсын. Ул мине һәр кичне назлап, дога укып йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята. Нинди зур бәхет!
Сөмбел Вәлиәхмәтова,
Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең 8 А сыйныф укучысы.
фото: nv-school5.narod.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев