Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Балык Бистәсе Корноухово авылыннан Гадел Хабибуллин иҗаты

Космонавтика көненә мин әнием белән бергәләшеп рәсем ясадым һәм бергәләшеп шигырь дә иҗат иттек. Мин төш күрдем Мин төш күрдем, әти белән Космоска, имеш, очам. Миңа рәхәт! Колач җәеп, Зур киңлекләрне кочам. Озатып кала әни, безгә Хәерле юллар теләп. "Исән - сау кайтыгыз, - дия, Чиксез галәмне иңләп!" Йолдызлар, күкләрне...

Космонавтика көненә мин әнием белән бергәләшеп рәсем ясадым һәм бергәләшеп шигырь дә иҗат иттек.

Мин төш күрдем

Мин төш күрдем, әти белән

Космоска, имеш, очам.

Миңа рәхәт! Колач җәеп,

Зур киңлекләрне кочам.

Озатып кала әни, безгә

Хәерле юллар теләп.

"Исән - сау кайтыгыз, - дия,

Чиксез галәмне иңләп!"

Йолдызлар, күкләрне гизәм,

Эх, серле, нурлы галәм.

Әнием, дус - туганнарга,

Җибәрәм кайнар саләм.

Төштә рәхәт, тик чынлыкта

Килми минем очасым.

Галәм түгел, әниемне

Килә һәрчак кочасым.

Гадел ХӘБИБУЛЛИН

Корноухово авылы, "Теремкәй" балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев