Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Балык Бистәсе балалар сәнгать мәктәбендә әниләргә багышланган бәйрәм узды

Сәнгать мәктәбенең Татьяна Купцова җитәкчелегендәге укучылары әниләре һәм әбиләрен кунакка чакырып концерт куйдылар.

Татьяна Купцова дәресләренә беренчедән алып җиденче сыйныф укучылары йөри. Ул аларга ноталар тану, фортепианода уйнау серләрен өйрәтә. Һәрберсе белән шәхси шөгыльләнә. Солфеджо дәресләренә яшь буенча төркемнәр җыеп җыр-моң нечкәлекләренә төшендерә.

Бүген барысы да бер сәхнәгә җыелып бәйрәм үткәрергә булдылар. Әниләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Аннан һәрберсе дә фортепианода уйнап моң дәрьясына алып керделәр.

Гөлназ Зарипова


Язманың тулырак вариантын газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев