Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Балалар иҗаты

. кыш мизгеле Күбәләктәй кар ява бүген тышта, Дөнья ап-ак шәлен ябынган. Ераклардан килеп уйный буран- Ахрысы, кыш безне сагынган. Дуслар белән бергә җыелышып, Без китәбез чана шуарга. Шундый рәхәт карда уйнаулары, Өлгермибез, хәтта, туңарга. Зәлинә Галәмова , Балык Бистәсе икенче мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы. энжеләрне кем элгән Бар...

.
кыш мизгеле
Күбәләктәй кар ява
бүген тышта,
Дөнья ап-ак шәлен ябынган.
Ераклардан килеп уйный
буран-
Ахрысы, кыш безне сагынган.
Дуслар белән бергә җыелышып,
Без китәбез чана шуарга.
Шундый рәхәт
карда уйнаулары,
Өлгермибез, хәтта, туңарга.
Зәлинә Галәмова ,
Балык Бистәсе икенче мәктәбенең
5 нче сыйныф укучысы.
энжеләрне
кем элгән
Бар җир матур,
Аклыкка төренгән.
Тәрәздәге бизәкләр
Гүзәллеген күрсәткән.
Бәскә чорналып,
Агачлар бизәлгән.
Минемчә, кыш бабай
Энҗеләр элгәләгән.
Сокланамын һәр көн
Җил-буран булса да.
Бик күңелле уйнавы-
Салкыны куркытса да.
Айгөл Мөхетдинова,
Балык Бистәсе икенче мәктәбенең
5 нче сыйныф укучысы.
Тырыш сеңлем!
Бер сеңлем бар кечкенә,
Туганына өч кенә.
Шул кечкенә мине дә
Куып җитәр тиз генә.
Әниемә булышырга
Бик тырышып карый ла:
Буе бәләкәй булса да,
Зур эшләргә тотына.
Әгәр дәрескә тотынсам,
Сеңлем килә яныма.
Өстәлемне җыештыра,
Дәресләрне караша.
Уенчыклары да бик күп,
Уйнарга бик ярата.
Бакчага да алып бара,
Дусларына тарата.
Ризәлә Гыйлемханова,
Күгәрчен мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы.
фото: wallpaperfolder.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев