Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар иҗаты

Акыллы бүре

Борын-борын заманда карурман уртасында яшәгән, ди, бер акыллы бүре. Ник акыллы, чөнки янәшәдә генә авыл булган. Авыл халкы абзар тутырып мал-туар асраган, болыннарда терлекләр көтүләп йөргән. Ләкин бүре, ничек кенә ачыкмасын, халыкка бер зыянын да салмаган. Кайвакыт бу бүрене күрүчеләр булгалаган. Кайберләре куркып, шәрран ярып, авылга йөгергәләгән. Ә акыллы бүре...

Шулай көн артыннан көн үткән, шактый еллар узган... Бүре картайган, йоннары агарган, адымнары салмакланган, колакка да катыланган. Беркөнне бүре өненнән чыкса, ни күзе белән күрсен, агачлар сындырылган, кош оялары тузган, тирә-як чүп-чар белән тулган, кырмыска оялары җир белән тигезләнгән. Бүре бик кайгырган, бу юньсезләрне акылга утыртырга уйлаган... Юлның кыскасын сайлап, аларның каршына чыгып утырган. Малайларның күзе шар булган, чәчләре үрә торган, алар ни алга, ни артка атлый алмаганнар. Бүренең бер усал каравы була, малайлар көчкә хушларына килеп, урман эченә йөгерәләр. Әлбәттә, малайлар адаша, ләкин бүре аларны күздән җуймый. Әкрен генә, сиздермичә читтән күзәтә. Көн кичкә авыша, кояш офыклар артына кереп югала. Аларның юкка чыгуы турында хәбәр тиз тарала. Авыл халкы куркуга калып, эзли чыга. Малайлар хәлдән тайгач кына, бүре аларны таныш юл буйлап, артларыннан куа чыга. Һәм аларны урман читенә китереп җиткезә. Шуннан малайларның инде исләренә төшә... Үзләренең кылган гамәлләре күз алдына килеп баса. Бүренең бит югыйсә, ташланырга теләге дә булмаган, ә ул аларны акылга утыртырга уйлаган. Малайларга бик оят булып китә, алар шуннан бик зур сабак алалар. Еллар уза, малайлар да үсеп буйга җитәләр һәм үзләренең игелекле эшләре белән тирә-юньгә танылалар. Ә авылда хәзер дә "Акыллы бүре"турында риваять яши икән.
Самат Миңнеханов,
Күгәрчен мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.
Фотоkompravda.mirtesen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев