Янгынга каршы режим кертелә
ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстанда 2015 елның 15 декабреннән 2016 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы режим кертелә.
Әлеге карар яңа елны бәйрәм итү чараларын, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик шәхесләрнең милеген, дәүләт яисә муниципаль милекнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән махсус кабул ителде. Бу режим вакытында кагыйдә бозган гражданнарга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, урындагы шәхесләргә 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик шәхесләргә 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салына, дип аңлатма бирә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51720
Фото: sntat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев