Янгын күзәтчелеге мәгълүматлары буенча агымдагы елда район территориясендә 12 янгын теркәлгән.
Аларда 1 кеше һәлак булган, 1 кеше пешкән. Май, июнь айларында гына да 8 янгын чыккан, 10 тапкыр коры үлән,камыш, чүп-чар янып китү очрагы исәпкә алынган. Район дәүләт янгын күзәтчелегенең баш белгече Андрей Мишин әйтүенчә,болар барысы да кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан афәтләр.
-Гражданнар белән очрашулар вакытында каралты-курада, бигрәк тә йорт, фатир эчендә исерек хәлдә тәмәке тартуның янгын чыгуга сәбәп булуы турында кат-кат кисәтәбез. Шуңа карамастан, тәмәке тартканда саксызлык аркасында 2 янгын булды инде. Күгәрчендә торак йорт, Полянкада такта сарай янды.
Электр энергиясеннән башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый инде. Көнкүрештә бик күп төрле электр приборлары киң кулланыла хәзер. Әмма электр җиһазлары, үткәргечләр төзексез булса, файдалану кагыйдәләре үтәлмәсә фаҗига буласын көт тә тор. 10 май көнне Балык бистәсендә ике фатирлы йортның түбәсе янды. Бактың исә, чарлактагы төзек булмаган үткәргеч һәм розеткага эретеп ябыштыру аппараты тоташтырганнар.
Яшен кебек табигать бәла-казасы да янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин. 31 май көнне Урахча авылында яшен сугып сарай янды. Авыл халкының, күршеләрнең утка каршы бергә күтәрелеүе нәтиҗәсендә генә, янгынның торак йортларга, башка корылмаларга күчүенә юл куелмаган. Элементар яшен үткәргечләр йортларны, каралты кураны фаҗигадән саклап калыр иде бит.
Һәр авыл җирлегендә ирекле янгын друҗиналары оештыру, янгын мотпомпалары,су сыешлыгы белән тракторлар булдыру, гидрантлар урнаштыру, елгаларга төшү урыннары ясау турында сүз алып барабыз. Кызганычка каршы, бу таләпләрне үтәмәүчеләр дә бар. Фаҗига чыккач соң буласын аңламыйлар.
Ут төртү очраклары да булгалады районыбызда. Күгәрчен авылында элеккеге балалар бакчасы бинасын, файдаланылмый торган пилораманы ут төртеп яндырдылар. Хәзер бу фактлар буенча тикшерү бара.
Урып-җыюга да озак калмады. "Уңыш-2015" профилактик операциясе кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә алдан ук киләчәк уңышны саклау буенча чаралар күрергә кирәк:
-уракта катнашучылар, ындыр табагында эшләүчеләрне укыту, инструктаж үткәрү зарур;
-комбайннар белән бергә кырга чыгарга янгын сүндерү өчен җиһазландырылган техника әзерләргә кирәк;
-электр җиһазларына профилактик карау үткәрергә, үткәргечләр изоляциясенең каршылыгын үлчәргә кирәк. Вакытлыча тоташтырылган, чорнап кына куелган үткәргечләрдән, плафонсыз яктырткычлардан файдалану катгый тыела;
-терлекләр җәйге лагерларда вакытта фермаларда электр җиһазларын ремонтлау, тубәләрне янгынга каршы эшкәртү зарур;
-өстәмә янгын сүндергечләр булдырырга кирәк.
Җәй көне шулай ук мичләрне төзекләндерү, төтен суыргычларны тикшерү, чистарту таләп ителә. Бу эштә сезгә Балык бистәсе ВДПО белгечләре ярдәм итәрләр. Мичләрнең түшәм белән тоташкан урынында 38 сантиметр киңлектәге янгынга каршы бүлемте калдырылган булу шарт. Чардакта җылыткыч итеп пычкы чүбе кебек янучан материаллар файдалану тыела.
Барлык хезмәт коллективларында янгын куркынычсызлыгы буенча укулар һәм инструктаж үткәрергә кирәк. Оешмаларда эвакуация чыгу урыннары ачык, янгын сүндергечләр, сигнализация төзек булырга тиеш.
Янгын сагының телефоннары: Балык бистәсендә 01, 112, 2-23-61, Котлы Бөкәштә 3-12-01, Югары Тегермәнлектә 2-81-41, Корноуховода 2-71-11.
Татарстан Республикасында янгыннарны кисәтү, профилактикалау максатыннан авыл җирлеге, оешмалар арасында "Торакларны янгыннан саклагыз" исеме астында иң яхшы стендка конкурс иглан ителде. Стендларның фотоларын 1 сентябрьгә кадәр янгын күзәтчелеге бүлегенә җибәрергә кирәк.
Нет комментариев