Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Төп игътибар– җитештерүгә

    Узган атна ахырында район администрациясенең актлар залында кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары белән үзара мөнәсәбәтенә багышланган семинар-киңәшмә булып узды. Кече һәм урта эшмәкәрлек-район халкының үз мәшгүльлеген билгеләүче икътисадый сектор. Шуңа да эшмәкәрлекне үстерүгә уңай шартлар тудыру җирле үзидарә органнарының төп бурычларыннан берсе булып тора. Бүгенге...

    Узган атна ахырында район администрациясенең актлар залында кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары белән үзара мөнәсәбәтенә багышланган семинар-киңәшмә булып узды.
    Кече һәм урта эшмәкәрлек-район халкының үз мәшгүльлеген билгеләүче икътисадый сектор. Шуңа да эшмәкәрлекне үстерүгә уңай шартлар тудыру җирле үзидарә органнарының төп бурычларыннан берсе булып тора.
    Бүгенге көндә районда 551 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты бар. Шуларның 112 се кече предприятиеләр, 439 ы шәхси эшмәкәрләр. Кече эшмәкәрлектә барлыгы 1,5 меңнән артык кеше мәшгуль. Бу эшләүче халыкның 26 процентын тәшкил итә. Аларның уртача хезмәт хакы 9500 сумга тиң. Шул ук вакытта район бюджетының үз керем өлешенә салым рәвешендә керә торган акчаның нибары 18 проценты гына кече һәм урта эшмәкәрлеккә туры килә.
    Шәхси эшмәкәрләребез әле һаман да булса сәүдә итүне хуп күрәләр. Алып сату белән 29 кече предприятие һәм 185 шәхси эшмәкәр шөгыльләнә. Барлык стационар сәүдә предприятиеләренең 86,4 проценты кече эшмәкәрлек субъектлары карамагында. 17 кече предприятие, 2 шәхси эшмәкәр-төзелеш, 12 кече предприятие, 20 шәхси эшмәкәр-эшкәртү тармагында, 17 шәхси эшмәкәр автосервис өлкәсендә хезмәт күрсәтәләр.
    Авыл хуҗалыгы тармагында 34 кече предприятие һәм 102 шәхси эшмәкәр эшчәнлек алып баралар. Шәхси хуҗалыкларны үстерү, гаилә фермалары төзү авыл хуҗалыгында алгарышлы юнәлешләр булып торалар. Бүгенге көндә районда 26 гаилә фермасы исәпләнә. Аларның 23 е югары технологияле фермалар. Тагын 11 гаилә фермасы төзелеп ята.
    Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Дилүс Гатиятов бәян иткәнчә, узган ел "Лизинг-грант" программасында 6 эшмәкәр катнашкан. Аларга техника һәм җиһазлар алу өчен субсидия рәвешендә 2,8 миллион ярдәм күрсәтелгән Быел бу программада катнашучылар санын 15 кешегә җиткерү планлаштырыла. Дилүс Гатиятов киңәшмәдә катнашучыларны "Лизинг-Грант" программасына керү шартлары, документлар әзерләү тәртипләре белән таныштырды.
    Халыкны эш белән тәэмин итү, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Рәсимә Гарифуллина эшмәкәрләрнең игътибарын вакантлы эш урыннары турында мәгълүматларны вакытында тапшырырга кирәклегенә юнәлтте. Кайбер эш бирүчеләрнең хезмәткәрләр белән закон таләпләре нигезендә килешү төземәүләрен тәнкыйтьләде.
    Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукын яклау буенча Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова декларация тапшыру тәртипләрен, спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү вакытын төгәл үтәргә чакырды. Бу өлкәдә закон бозулар өчен штраф санкцияләренең артуын ассызыклады. Зур борчылу белән республикабызга Казахстаннан кертелгән аракы сату фактларының артуы, аны эчеп агулану фактлары булуы турында сөйләде. Бу җәһәттән, эшмәкәрләрне игътибарлы, сак булырга чакырды.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров йомгаклау сүзендә эшмәкәрләрне җитештерү белән ныграк шөгыльләнергә өндәде. Җитештерү белән бәйле барлык проектлар методик яктан да, республика программаларын керү рәвешендә һәръяклы яклау табачагына ышандырды. Туризмны үстерү кысаларында Балык бистәсенең экологик чиста район буларак брендын файдалануның кулайлыгына игътибарны юнәлтте.
    Әйе, иртәме-соңмы эре компанияләр сәүдә базарыннан вак сәүдәгәрләрне, алып- сатарларны кысырыклап чыгарачаклар инде. Бу шартларда җитештерүгә йөз тоткан эшмәкәрләр оттырмаячак.
    Илгиз Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: