Тегермәнлек посты җитәкчесе Виктор Филиппов янгынчыларның хәрби әзерлегенә аеруча зур игътибар бирә
Районыбыз янгынчылары һөнәри бәйрәмнәрен ярышып каршыладылар. Россия янгын сагы службасының 367 еллыгына багышланган бәйге Корноухово аерым янгын сагы посты базасында уздырылды. Анда хуҗалар, Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш постлары һәм Балык Бистәсе янгын часте командалары көч сынаштылар. Ярышларны тантаналы төстә Чистай янгынга каршы служба отряды начальнигы Минзәки Хәмәтгалиев ачты. ...Ярыш янгын...
Районыбыз янгынчылары һөнәри бәйрәмнәрен ярышып каршыладылар. Россия янгын сагы службасының 367 еллыгына багышланган бәйге Корноухово аерым янгын сагы посты базасында уздырылды. Анда хуҗалар, Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш постлары һәм Балык Бистәсе янгын часте командалары көч сынаштылар.
Ярышларны тантаналы төстә Чистай янгынга каршы служба отряды начальнигы Минзәки Хәмәтгалиев ачты.
...Ярыш янгын сүндерү экипажларының чын янгын сүндерүгә чыгуын хәтерләтте инде. Менә янгын чыгу турында хәбәр алган экипаж секундлар эчендә җыелып деподан чыгып китте. Мотопомпаны тиз генә кабызып, махсус "мишень» га су сиптерә дә башладылар. Ун метр ераклыктан сыерчык оясыныкыннан әллә ни зур булмаган тишек аша шактый зур сыешлыкны су белән тутырырга кирәк. Кем тизрәк тутыра, шул җиңүче. Әйтүе генә ансат инде. Зур басым белән килгән су агымын буйсындырып кара син.
Янгынчылар ярышкан арада Минзәки Хәмәтгалиев белән әңгәмә корып алдык.
- Минзәки Ибраһимович, азрак тарихка күз салыйк әле. Һәр районда эшләп килгән федераль буйсынудагы янгын частьләре өстенә Татарстаннның үз янгын службасы оештырылуга нинди алшартлар тәэсир итте?
-Егерменче гасырның беренче унеллыгында Россиядә, шул исәптән Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сагы службасын реформалауга юнәлдерелгән законнар кабул ителде. Татарстанда Россиядә беренчеләрдән булып янгынга каршы служба оештырылды. Хәзер Татарстан территориясендә 101 янгын подразделениесе тәүлек әйләнәсе дежурлык алып бара. Анда 1183 кеше эшли. Подразделениеләр торак пунктларны янгыннардан саклау белән бер-рәттән юл-транспорт фаҗигаләре вакытында авария-коткару эшләре дә алып баралар. Татарстан янгынга каршы служба подразделениеләре беренче чиратта Федераль янгынга каршы подразделениеләреннән еракта урнашкан торак пунктларны янгыннардан саклау бурычы куела. Алар күп очракта янгыннарны башлангыч стадияләрендә үк сүндерүгә ирешәләр.
Билгеле булганча, сезнең район башлыгы Илһам Валеев теләктәшлеге белән Корноухово, Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш авылларында аерым янгын сагы постлары оештырылды. Бүгенге көндә әлеге постлар 60 торак пунктны, Корноуховодагы картлар йортын, Югары Тегермәнлектәге балалар приютын, 22 мәктәпне, 15 балалар бакчасын янгыннан саклыйлар. Безнең Чистай янгынга каршы служба отряды җиде район территориясендә 14 аерым постны берләштерә. Шулар арасында, Балык Бистәсе подразделениеләре күпләргә үрнәк булып торалар. Постларында да тулы тәртип, хәрби әзерлекләре дә тиешле югарылыкта. Җитәкчеләре инициативалы, янгынчыларның эш шартларын яхшырту, материаль- техник базаны ныгыту өчен җан атып йөриләр. Күп очракта кемнәндер финанс ярдәме дә көтеп ятмыйлар, булдыра алганны үз куллары белән тудыралар. Валерий Ветелкин җитәкчелегендәге 128 нче Федераль янгын часте белән дә тыгыз элемтәдә,үзара аңлашып эшлиләр. Менә бу ярышлар гына да аларның эшлеклелегенә бер мисал. Ник дисәгез, мондый ярышлар бер Балык Бистәсендә генә үткәрелеп килә. Безнең эштә һәр минут кадерле, һәр секунд исәптә бит. Ә ярыш вакытында күнекмәләр чарлана, егетләр үзара тәҗрибә уртаклашалар. Кем әйтмешли, ярышта, өйрәнүләрдә авыр булса, чын янгын вакытында җиңелрәк була.
Шул арада дистанциягә хуҗалар чыкты. Ярышлар икенче ел рәттән Корноуховода үткәрелеп килә. Тикмәгә түгел- дер бит инде.
-Бу постта ярышлар үткәрү өчен менә дигән шартлар тудырылган. Мондый иркен полигон аларда гына,- диде Балык бистәсе янгын часте начальнигы урынбасары, ярышларның судьясы Ринат Исмәгыйлов.
- Элеккеге СПТУның ташландык гаражлары иде биредә. 2008 елның 17 сентябреннән бүгенге коллективыбызның нигезен тәшкил иткән егетләр белән эшкә керештек. Территорияне чүп-чардан арындырдык, биналарны ремонтладык. 2009 ның гыйнвареннан постны ачтык. Юлы да яз-көз керерлек тә, чыгарлык та түгел иде. Район хакимияте башлыгы Илһам Валеев ярдәме белән каты катламлы юл салуга ирештек. Хәзер дә төзекләндерү эшләрен туктатмыйбыз,- дип сүзгә кушылды Корноухово посты начальнигы Петр Басаркин.
Чыннан да янгынчылар өчен ярыйсы гына шартлар тудырылган биредә. Машиналары иске булсалар да ялтырап торалар.
Ә Тегермәнлек постын чын полковник җитәкли. Виктор Филиппов озак еллар Татарстан Республикасының янгын сүндерү службасы начальнигы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Туган ягы Балык Бистәсенә кайткач Тегермәнлек постын җитәкләргә тәкъдим иткәннәр үзенә. Коткаручы, янгынчы эшен биш бармагы кебек белә инде. Бу ярышларның төп инициаторы да ул икән. Кул астындагыларга карата хәрбиләрчә таләпчән дә, аталарча кайгыртучан да, диләр. Берәр күмәк эшкә алынсалар да бүрәнәнең юан башына үзе ябыша икән. "Болгарка" кабызса да, балта-көрәк тотса да кулы эшкә ябышып тора инде. Кабинетта утырган полковник димәссең. Янгынчыларның хәрби әзерлегенә аеруча зур игътибар бирә ул. Тикмәгә генә ике ел рәттән район янгынчылары ярышында беренче урынны яуламыйлар бит инде. Узган ел бу постның 3 класслы янгынчысы Рәшит Фәсхиев "Иң яхшы янгынчы"республика конкурсында да дүртенче урынны алуга ирешкән.
... Ярыш тәмам. Минзәки Хәмәтгалиев Югары Тегермәнлек посты командасына күчмә Кубок тапшырды. Корноуховолылар икенче урынга чыктылар. Балык Бистәсе янгынчылары өченче урында калдылар.
Корноухово мәктәбе укучылары, Балык Бистәсе янгын часте янгынчысы Илсур Кәримов, аның кызы Эльвина әзерләгән концерт номерлары ярышка бәйрәм рухы өстәделәр.
Ә соңыннан кунакчыл хуҗалар хезмәттәшләрен, көндәшләрен тәмле уха белән сыйладылар.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев