Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Сакланганны саклармын дигән Ходай

Шушы көннәрдә Чистай отряды янгынга каршы хезмәтенең Корноухово янгын сүндерү бүлеге командиры постта кизү торучы янгын сүндерүче егетләр белән берлектә Корноухово төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча үрнәк дәрес үткәрделәр.

Әлеге мөһим һәм кирәкле чарада янгын сүндерү бүлеге командиры, боз астына киткән кешене техник кораллар һәм чаралар кулланып, коткарып калу алымнары турында сөйләде, әлеге алымнарны күрсәтеп тә үтте. Укучылар арасында "Бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" дигән темага кечкенә генә викторина дә үткәреп алдылар. Башлангыч сыйныф укучылары томыш иминлеге нигезләре буенча алган белемнәре белән күпләрне шаккаттырдылар, боз астына китү куркынычы килеп туганда үзләрен ничек тотачакларын дөрес һәм төгәл итеп күрсәттеләр.
Мәктәп укучыларына мондый әһәмиятле дәресләр үткәрү Корноухово янгын сүндерү бүлеге практикасында беренчесе һәм соңгысы түгел. Безнең киңәшләргә һәркем колак салсын иде. Сакланганны саклармын дигән, Ходай.
Айрат Хәбибуллин,
Корноухово янгын сүндерү
бүлеге командиры.
Фото: http://www.time.kz/up_img/18_04_13_ldina.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: боз