Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз! Янгын чыгу куркынычы язгы-җәйге чор якынлаша

    2014 елда районда 26 янгын теркәлде, аларда 6 торак йорт, 4 мунча, 2 автомобиль, каралты-куралар, гражданарның йорт милке янды. Барлыгы 3 миллионнан артык зыян килде. Янгыннарның 95 проценттан артыгы шәхси торак секторда чыкты.

    Агымдагы елның 2 аенда да 4 янгын булды инде. Аларда 1 кеше һәлак булды,1 кеше пеште. Янгыннарны анализлау күрсәткәнчә, аларның чыгуына төп сәбәп гражданнарның элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүләре. 2014 елда электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозудан-9, төзек булмаган мичләрдән 7 янгын чыкты.

    4 гыйнварда Балык бистәсендә бер хуҗа машина аккумуляторына тоташтырылган күчмә лампадан файдаланганда кыска ялганыш булып гаражда янгын чыкты.

    Мичнең төтен суыргычы белән түшәм арасында 38 сантиметр янгынга каршы бүлем калдырылырга тиеш, җылыткыч сыйфатында пычкы чүбе кулану,мичләрне артык кыздыру, янганда караучысыз калдыру катгый тыела.

    Янгыннарда кешеләр һәлак булу, тән җәрәхәтләре алу аеруча зур борчу тудыра. Февраль аенда Балык бистәсендә шәхси йортта булган янгында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булды. Трой Урайдагы янгында бер ир-ат пеште.

    Торак йортларда янгыннарны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасында «Торак-2015» операциясе игълан ителде. Аның барышында торак йортларда гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүләр оештырылачак.

    Кайбер граҗданнар автомобильләрен күп катлы йортлар территориясендә калдыралар, шул сәбәпле янгын машиналарына комачау итәләр.

    Оешмаларда барлык хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрергә, укулар оештырыга кирәк. Электр җиһазларына техник карау үткәрү, эвакуация чыгу юлларын булдыру, мич, газ белән җылыту системаларының төзеклеген тикшерү, янгын сүндергечләр белән тәэмин итү, янгын сигнализациясе урнаштыру зарур. Янгын сагы телефоннарын да һәркем белергә тиеш: 01,112 Балык бистәсендә 2-23-61, Котлы Бөкәштә 3-12-01, Югары Тегермәнлектә 2-81-41,Корноуховода 2-71-11.

    Янгын чыгу куркынычы зур булган язгы-җәйге чор якынлаша. Бу вакытта ут белән аеруча сак эш йөртергә кирәк. Йорт территорияләрен коры үләннән, чүп-чардан чистарту мөһим. Шул ук вакытта, корылмалардан 50 метрга кадәр ераклыкта учак ягарга ярамый.

    Андрей Мишин,

    янгын күзәтчелеге бүлеге началнигы урынбасары

    Фото:http://blagoveshensk.russiaregionpress.ru/archives/tag/pozhary/page/7

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: