Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңгын куркынычсызлыгы хезмәте кисәтә

Мич кызса янгын чыга

Кыш көне янгыннарның күпчелеге мичләрне файдалану кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыгалар. Күптән түгел Саескан Тавы авылында булган янгын моның бер күңелсез дәлиле инде. Биредә бер хуҗаның мунчасы һәм гаражы янды.

Хуҗа сүзләренә караганда, ул кичен мунчага кергәннән соң, йортына чыгып ял итә. Берникадәр вакыттан соң гына мунчада янгын чыкканын шәйләп алалар. Ул үзе "сэндвич" тибындагы төтен суыргыч кызып янгын чыгаргандыр дип фаразлый. Өстәвенә, тимер мунча миченең багы тишек булу сәбәпле, суы да булмый. Бу да мичнең, төтен суыргычның артык кызуына сәбәп булган инде. Районара күзәтчелек эшчәнлеге баш белгече Андрей Мишин да янгынның мунча мичен якканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан дигән фикерне әйтте.

Соң күреп алулары, авылның янгын подразделениеләреннән ерак урнашуы аркасында ут шактый мәйданны биләп алырга өлгерә.

Бу фаҗига тагын бер мәртәбә мичләрдән файдаланганда аеруча сак, игътибарлы булырга кирәклекне искәртә инде. Кыш озын әле. Мичләрнең, төтен суыргычларның төзеклеген тикшерү дә зыян итмәс.

Илгиз Шакирҗанов.

Фото: http://bezformata.ru/content/Images/000/009/408/image9408570.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын