2015 елның 1 сентябренә Балык Бистәсе районында 21 янгын теркәлде.
Янгын күзәтчелеге белгечләре елны язгы- җәйге, көзге-кышкы янгын куркынычы булган чорларга бүлеп йөртәләр. Җәйге чорда коры, эссе, җилле һава торышы янгын чыгу куркынычын арттырса, көз көнне кайбер хуҗалар йорт яны участокларында, бакчаларда чүп-чар, ботак-чатак, бәрәңге, яшелчә сабаклары яга башлыйлар. Ә бу каралты-кураларда янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Утның якын тирәдәге агачлыкларга, урманнарга үрмәләү очраклары да кабатлана.
Көннәр суытып, ягу сезоны башлангач, мичләрдән, аеруча мунча мичләреннән янгын чыгу очраклары арта. Мондый фаҗигаләр мичләрдән файдалану кагыйдәләрен үтәмәгәннән килеп чыга. Әле менә агымдагы елның 26 августы көнне генә Чыршылы Елга авылында мунча янды. Янгын гадәттә, мичне артык кыздыру, мичтә ярыклар хасил булу, ягып җибәргәндә тиз янып китүчән сыеклыклар куллану, мич авызыннан күмер төшү аркасында килеп чыга. Ә боларны булдырмау өчен түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк.
Мичләрне янучан конструкцияләрдән янгынга каршы бүлемнәр аерып торырга тиеш. Шулай ук мич авызы алдында 0,5x0,7 метр зурлыгында янмый торган лист булуы зарур. Күп кенә янгыннар мичне янган вакытта караучысыз калдырудан килеп чыга. Салкыннар башлангач, мичне гадәттә, озаклап ягалар. Нәтиҗәдә төтен суыргыч кыза. Әгәр анда ярыклар да хасил булса, агач түшәмгә тиеп торса янгын чыгасын көт тә тор. Шуңа да мичне озаклап түгел, ә бәлки көненә 2-3 тапкыр 1-1,5 әр сәгать ягарга киңәш итәбез. Мич өслегендә, аның янәшәсендә кер киптерергә, яна торган материаллар сакларга ярамый.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Андрей Мишин,
дәүләт янгын күзәтчелегенең
баш белгече.
Фото: http://www.litres.ru/static/bookimages/09/36/08/09360837.bin.dir/h/_03_4_13f.jpg
Нет комментариев