Гыйнвар ае башында Лениногорск районының бер авылында булган коточкыч фаҗига бөтен Россияне тетрәндерде. Шәхси йортта чыккан янгында 47 яшьлек хатын-кыз, 1 яшьтән 10 яшькә кадәр биш бала һәлак булдылар. Янгын кулдан ясалган җылыткычтан, таушалган электр үткәргечләрдән чыккан дип фаразланды.
Ә безнең районда профилактик исәптә торучы күпбалалы, тәрбиягә бала алган, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гаиләләрнең, ялгыз яшәүчеләрнең йортларында, фатирларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәләме икән соң?
Районара янгын күзәтчелеге, эчке эшләр, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе әгъзалары шушы көн кадагындагы сорауга җавап алу максатыннан профилактик рейдлар уздырдылар. Ике көн эчендә 18 авылда булып 30 дан артык гаилә яши торган йорт-фатирларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерделәр. Ни кызганыч, рейдта катнашучылар бик күп җитешсезлекләргә тап булдылар.
Кыш айларында күпчелек янгыннар мичләрдән, төрле җылыту приборларыннан чыга. Шуңа да мичләргә аерым игътибар бирелде. Күпме язылса, әйтелсә дә күп хуҗалыкларда мунча мичләрен ягу кагыйдәләре үтәлми. Төзек түгел, хәтта ярыклар хасил булган мичләр дә очрый. Мич авызы каршына калай (янмый торган материалдан) листлар куелмаган. Янучан конструкцияләрдән аерып торучы янгынга каршы бүлемнәр юк. Барлык мунчаларда диярлек электр лампочкалары плафонсыз файдаланыла. Мичләр янәшәсендә янучан материаллар саклана.
Йортларда электр үткәргечләрнең торышы шулай ук җитди борчу тудыра. Кайбер торакларда электр үткәргечләр төзелгәннән бирле алыштырылмаганнар. Күбесендә әле дә булса изоляциясе янучан материаллардан булган үткәргечләр тора. Электр хисаплагычларга ясалма саклагычлар куючы ваемсызлар да бар икән әле. Дистәдән артык йортта электр үткәргечләрен кичекмәстән алыштырырга кирәклеге искәртелде. Ә бер йортта газ үткәргечен дә изолента белән генә чорнап куйганнар хәтта.
Котлы Бөкәш авылында баласы белән генә яшәүче хуҗа хатын белгечләрне йортына кертүдән бөтенләй баш тартты. Андагы җылыту приборларының, электр җиһазларының нинди хәлдә булуы бер Ходайга гына мәгълүм инде.
Районара күзәтчелек эшчәнлеге баш белгече Андрей Мишинның хафалануы нигезсез түгел икән шул. Югарыда телгә алынган, хуҗалар карашына "вак-төяк" булып күренгән кимчелекләрнең һәркайсы (ә кайбер йортларда алар "букеты" белән) янгыннарга, зур фаҗигаләргә илтергә мөмкин бит.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Илгиз Җамалиев.
Андрей Мишин фотосы.
Нет комментариев