Чыршыларда Яңа ел утлары гына янсын
"Чыршыкай янма" Балык Бистәсе дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге менә шундый девиз астында якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме уңаеннан райондагы объектларга тикшерү уздыра башлады. Нинди әзерлек чаралары күрергә кирәк соң? Бу хакта Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге баш белгече Андрей Мишин сөйли.
-Яңа ел чыршысы урнаштырылачак, фасадлары бизәләчәк барлык мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, предприятие-оешма биналарын җентекләп тикшерү күздә тотыла. Шуңа да объект җитәкчеләренә алдан ук бәйрәм уздыру датасын килештерергә, җаваплы кешеләр билгеләргә, янгынга каршы чаралар уздырырга кирәк.
Чыршыларны янучан материаллардан ясалган уенчыклар белән бизәү, шәмнәр кабызу, кулдан ясалган гирляндалар, пиротехник әйберләр куллану тыела. Чыршы һәм фасадларны бизәгәндә электр яктырткычларны "Электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәләре" (ПУЭ) буенча саклагычлар (предохранительләр) аша тоташтыру зарур.
Бәйрәм барышында җаваплы кеше яктылык чыганакларын, запас чыгу урыннарын, ут сүндергечләрнең төзеклеген тикшерергә, дежурлык оештырырга тиеш. Хәзер кибетләрдә, базарларда төрледән-төрле пиротехник әйберләр: салютлар, питардалар һәм башкалар сатыла башлады. Мондый товарларны сату билгеләнгән кагыйдәләр буенча башкарылырга тиеш. Сату пунктын район администрациясе һәм инспекторлык итүче органнар белән килештерү сорала. Бу әйберләр сертификацияләнгән булырга тиеш. Аларны махсус тимер ящикларда сакларга кирәк. Сату урыннарын янгын сүндергечләр белән җиһазландыру, аерып-бүлеп кую зарур. Пиротехник әйберләрне 14 яше тулмаган балаларга сату тыела.
Сүзне йомгаклап, район халкын якынлашып килүче Яңа-2016 ел белән котлыйсы, бәйрәмнәрдә чыршыларның бары тик гирлянда утлары белән генә балкуын телисе килә.
Сөйләгәннәрне Илгиз Җамалиев язып алды.
Фото: http://www.imenno.ru/wp-content/uploads/2013/12/narur.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев