Балык Бистәсе районында куркынычсызлык чаралары игътибар үзәгендә
Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә янгыннарга каршы махсус режим чорында торак пунктларны һәм икътисад объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан комплекслы чаралар үткәрелә.
Алексеевский һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара янгын куркынычсызлыгы һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре бу ике район территориясендәге 27 торак пунктта планлы рейдлар уздыраллар. Шулай ук урманнарга якын урнашкан 4 авылда планнан тыш тикшерү үткәрәләр.
Рейдлар барышында торак пунктларны янгыннардан саклауга юнәлдерелгән чараларга күз уңында тотыла. Минеральләштерелгән полосаларга, кешеләргә хәбәр салу системаларына, су белән тәэмин ителешкә, ирекле янгын дружиналары оештыруга аеруча зур игътибар бирелә.
Тикшерүләр барышында гражданнар белән җыеннар да уздырыла. Аларда язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып барыла.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре сезне язгы-җәйге янгын куркынычы зур булган чорда аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыралар.
Илгиз Җамалиев.
фото info
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа