Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Назлыгөл батырлыгы-Әкият

    Борын-борынзаманда җиде тау артында, җиде юл чатында, җиде су янында яшәгәннәр карт белән карчык. Боларның җиде уллары булган. Уллары үсеп җиткәч, матур гына бер кызлары туган. Аңа Назлыгөл дип исем кушканнар.

    Боларның уллары, Назлыгөл тумас борын, бәхет эзләргә дип чыгып киткәннәр. Әти-әнисе улларын уйлап, бик ямансулап кайгырган вакытларында Назлыгөлгә карап юанганнар. Ә Назлыгөлнең абыйларын бер тапкыр да күргәне булмый. Беркөнне аңа әнисе әйтә: "Кызым, синең әле җиде абыең бар",-ди. Кыз шакката. Назлыгөл икенче көнне абыйларын эзләргә чыгып китә. Бара икән, бара икән - каршысында бер ишек пәйда булган. Кыз шунда кергән дә, эндәшә икән: "Ау, ау, монда кеше бармы?" Ә анда бер кеше дә булмаган. Кыз юлын дәвам итә. Җиде көн, җиде төн бара. Менә аның каршысына җиде егет килә чыга. Берсе: "Син кем? Кая барасың?",-дип сорый. Кыз: "Минем җиде абыем бар, алар җиде ел элек бәхет эзләргә дип чыгып киткәннәр",-дип сөйләп китә. Берсе: "Бу бит безнең сеңлебез",-ди. Барысы да бик шатланалар. Ерак юлларны үтеп, туган нигезләренә кайталар. Аларны күргәч, әти-әниләре сөенечләреннән елап җибәрәләр. Шуннан соң бу туганнар бергә-бергә тату гына яши башлыйлар.

    Ризәлә Гыйлемханова.

    Реклама

    Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: әкият
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: