Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем

 Тел һәм мәдәният... Бу ике төшенчә бер-берсенә бик нык бәйләнештә. Халкыбызның элеккедән килгән гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын торгызып аны киләчәк буыннарга җиткерүдә мәдәният өлкәсе зур эшләр башкара.

 Бу хакта тулырак сөйләвен үтенеп без районыбызның социаль-мәдәни бүлеге җитәкчесе Рәхимә Рәшитованы үзебезгә чакырдык. Бүген ул редакциябездә кунакта.

Рәхимә Габделхановна, райондагы мәдәният эшчәнлеге белән газета укучыларыбызны да таныштырып үтик әле.

–Милли гореф-гадәтләребезне туплап аларны саклау, гаиләгә, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү юнәлешендә бүген районыбызда 46 мәдәният йорты, 38 авыл китапханәсе, 3  музей, кинофикация хезмәт күрсәтә. Аларның барысы да тәҗрибәле кадрлар белән тулыланган. Мәдәният йортларында яки китапханәләрдә уздырылган кичәләрме, я булмаса музейларда экскурсия чараларымы – ике телдә алып барыла. Халкыбызның милли бизәкләре, йолалары зур чагылыш тапкан традицион этномәдәни чаралар ел әйләнәсе оештырылып килә. Нардуган, Нәүрүз, Сабантуй, Каз өмәләре үткәрелә.

Үзешчәннәребезнең республикакүләм фестивальләрдә катнашып призлы урыннарга лаек булулары да райондашларыбызга яхшы мәгълүм.

–Әйе, ул яктан чын мәгънәсендә горурланырлык уңышларыбыз бар. Район мәдәният йорты коллективлары  ел саен “Этномириада”, “Моңлы тамчы”, “Әйлән-бәйлән”, “Иске Казан түгәрәк уены”, “Чатыр тау җыены”, “Уйнагыз, гармуннар”, “Идел-йорт” төбәкара фестивальләрдә катнашып, халкыбызның йолаларын кире кайтару өстендә кирәкле эш башкара һәм сөенеп әйтергә мөмкин – аннан мактаулы урыннар белән кайталар.

Узган ел пандемиянең турыдан-туры очрашуларны чикләве нәтиҗәсендә мәдәният учреждениеләре альтернатив цифрлы мәйданчыкларга чыктылар, виртуаль технологияләрне уңышлы кулланып онлайн-чаралар уздырдылар. ТАССРның - 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан колачлы эшләр алып барылды. “Җиңү язы”, “Җавапсыз хат”, “Мин бабай (әбием) турында сөйлим” исемле проектлар, социаль челтәрләрдә “Мин Тукайны укыйм”, “Туган телем-иркә гөлем” дип аталган әдәби марафоннар үткәрелде. “Минем гаиләм”, “Шәҗәрәм”, “Бишек җыры” флешмобларында меңләгән кеше катнашты. Мәдәният йортларының социаль челтәрләрендә “Талантлы син, кеше туганым”, “Бистә йолдызлары” кебек проектлар уңышлы эшләп килә.

ТАССРның 100 еллыгына карата “100 язучы” дигән акция оештырылган иде. Китапханәчеләребез социаль челтәрләр аша һәр көнне бер язучы белән таныштырып бардылар. Аларның иҗатын яктыртып бару бик күпләрдә кызыксыну уятты. Димәк, халкыбыз әле дә  матур әдәбиятны укый дигән сүз.

Агымдагы елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак ничек башлап җибәрдегез?

–Районыбызда “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы уңышлы эшләп килә. Әлеге оешма белән берлектә район мәдәният йортында 20 гыйнвар көнне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына тантаналы рәвештә старт бирелде. Шул уңайдан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, авыл җирлекләрендә матур чаралар үткәрелә. Без телебезне сакларга, аны киләчәк буыннарга да тапшырырга тиешбез. Чөнки ул аралашудан тыш, халкыбызның әдәбиятын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен дә саклаучы чара. Әлбәттә алда әле безне матур проектлар,  күркәм эш-гамәлләре көтә.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Уңышлар юлдашыгыз булсын!

Әңгәмәне Фәрвәз Каюмова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса