Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Телебезне һәм мәдәниятыбызны саклыйк

Татар тарихында бик борынгы заманнардан ук тел, милләт, мәдәният язмышы өчен көрәш һәрдаим беренче урында торган.

Мин тел белгече дә, галим-тарихчы да түгел. Барлык чорларда да  бу көрәшнең ничек авыр, катлаулы юллар үтеп алып барылуын  анализларга алына алмыйм. Бары үзем күргән-белгәннәрне генә бәян итәргә теләвем. Соңгы елларда тел язмышы көн кадагына сугылып, тагын да әһәмиятле урын алды. Юкка гынамы 2021 нче ел президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан “Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителмәгәндер?! Бик хуп, бик мәслихәт, әлбәттә. Ләкин кулыма каләм алырга мине ул вакыйга түгел, ә үземнең яшьлек  елларымдагы тел, мәдәният, дини вәзгыять өчен барган вакыйгалар агышы, хәтер сандыгымның кузгалуы этәрде.

   1991 нче елны, картадагы гигант СССР дигән дәүләт юкка чыккан елны, мин Казан дәүләт педагогика университетының (ул чакта әле институт) математика факультетының татар төркемендә белем эсти башладым. Асылда ул төркемнәр, татар мәктәпләре өчен математика, физика, информатика укытучыларын әзерләү максатыннан беренче тапкыр гына оештырылган иде. Шулай итеп, 60-70 татар егете һәм кызлары югары математика, физика, информатика, аларны укыту методикаларын, педагогика нигезләрен үз ана телләрендә үзләштерү бәхетенә ирештеләр. Башка факультетларда эш ничек торгандыр, мин әйтә алмыйм. Ә мин телгә алган факультетларда бу эш байтак еллар алып барылды әле. Нәкъ менә шул 90 нчы елларда бит инде, Татарстаныбызның суверен дәүләт булып яшәп китүе өчен, бигрәк тә Казан, Чаллы  шәһәрләрендә милли-азатлык хәрәкәте көчәйде. Күп кенә митинглар, халык җыеннары, “Азатлык” дип сөрән салып, яшел байраклар “диңгезендә” үтте. Халык язмышы, тел язмышы, дәүләтчелек өчен көрәш барды. Бу вакыйгаларның да  азмы-күпме тәэсире булмый калмагандыр. Татарстаныбыз суверенлык статусы алып, президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевның зирәк, төпле акылы ярдәмендә Мәскәү белән ике арада кулай шартнамә төзелде. Шул вакытлардан башлап суверен Татарстаныбызда телебезне генә түгел, динебезне дә саклау, үстерү мәсьәләсе алгы планга басып, күтәрелеш чоры башланды дип уйлыйм мин. Шәһәр, авылларда бер-бер артлы матур мәчетләр калыкты, дингә яшьләребезнең тартылуы күңелне сөендерде. Халкыбыз, ике дәүләт теленә ия булып, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, мәдәниятыбызны үстерү юлында эшен дәвам итте. Без дә, университетның беренче карлыгачлары булып, кулыбызга дипломнарны алып, республикабызның шәһәр-авылларына мәгърифәт орлыкларын чәчәргә таралыштык. Һәм хәзер дә һөнәребезгә тугры калып, эшебезне дәвам итәбез.

Шулай итеп, соңгы 25-30 елга күз салсак та туган телебезне, мәдәниятыбызны саклау өчен нинди көрәш баруын, зур эшләр башкарылуын күрербез.  

Мин әлеге көрәштә, гаилә башлыгы, өч улыбызның әтисе, математика укытучысы буларак нәрсәләр эшләдем һәм эшли алачакмын соң? Туган телемтатар теленә, аның гореф-гадәтләренә, мәдәниятына ихтирам миндә әби-бабай, әти-әни йогынтысында гаиләдә үк тәрбияләнде. Мәктәптә уку елларында  ул мәхәббәт татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәнзилә Гыйльфан кызы, Гөлнур Кәбирҗан кызы дәресләрендә тагын да формалашты. Шуның нәтиҗәсендә бик күпләгән матур әдәбият әсәрләре укылды. Гаиләбездә хәзер дә китап укуга, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, аларны алга таба да буыннан-буынга күчерү өстендә эш алып барыла.Үзем чирек гасырга якын районыбызның берничә мәктәбендә мәктәп директоры вазыйфаларын башкардым, ә хәзер хезмәт юлымны туган авылымда математика укытучысы булып дәвам итәм. Математика дәресләрен  коры, кызыксыз дияргә яраталар. Ләкин биредә дә туган телебезне саклау эшен алып барып була. Моның өчен татар халык авыз иҗаты әсәрләрен кулланып мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр аша математик  күнегүләр, сәламәтлек минутларын оештыра белергә, туган телебездә телдән тулы җавап алырга ирешергә генә кирәк. Фән атналыклары, төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашу да туган телебезне фәнни дәрәҗәгә җиткерүдә алшарт булып тора. Милли мәктәпләрдә уку белем сыйфаты начарлануга китерә дигән сүз сафсата. Күпме галимнәребез, күренекле кешеләр туган телебездә белем алган кешеләр.

Туган телебезгә булган мәхәббәтемне хәзер дә раслап киләм. Соңгы берничә ел дәвамында оештырылган “Татарча диктант-Яз” акциясендә бик теләп катнашам. Шулай ук,  “Татар сүзе” бәйгесендә кечкенә улыбыз Камил белән шигырьне сәнгатьле уку буенча видеороликлар җибәрдек. Татар телевизион тапшыруларын гаилә белән җыелып карап барырга тырышабыз, инстаграмда татар блогерларының битләре белән танышып барабыз, аралашабыз...

Әйтәсе килгән сүзем  шул, һәр милли мәктәп, һәр татар гаиләсе, һәр татар кешесе үзенең телен, мәдәниятын, динен саклауга үз өлешен кертсә туган телебез, милләтебез, мәдәниятыбыз да юкка чыкмас. Татарстаныбыз чын милли республика булып чәчәк атуын дәвам итәр!

 

Равил Кәримов,

 Яңа Арыш урта гомуми белем

 мәктәбенең математика укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса