Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • «Тел - халыкның көзгесе»

    Шушы көннәрдә район мәдәният йортында “Яшүсмерләр” клубы (җитәкчесе Гөлия Кадыйрова) белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган “Тел - халыкның көзгесе” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.

    Кичәне Илшат Кәримуллин һәм Гөлия Кадыйрова алып бардылар.

    Сәхнәләштерелгән күренеш белән башланган кичә бер сулышта, бер дулкында барды. “Кама йолдызчыклары” үрнәк балалар хореография коллективы чыгышы, Рәсимә Гарифуллина, Сергей Фалин, Алинә Җәләлова, Анатолий Автономов, Ралинә Мөхәммәдиева  башкаруындагы җырлар,  «Яшүсмер» клубы балалары башкаруындагы шигырьләр һәркем күңеленә хуш килде. Һәр чыгыш үзенчәлекле иде. Аларда туган тел, туган як, туган җир темасы чагылыш тапты.

    - Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләрдә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез, дигән теләкләрдә кичәне йомгакладылар алып баручылар.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама