Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды

Бүген район балалар иҗат үзәгендә агымдагы елның Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган айлыкны йомгаклау тантанасы булып узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков ачып җибәрделәр һәм чарада катнашучыларга тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

Төрле милләт халкын һәм аның дуслыгын чагылдырган әлеге чара матур бәйрәм рәвешен алды. Балык Бистәсенең беренче номерлы гимназиясе, 2 нче номерлы мәктәп укучылары милли киемнәрдә җыр-биюләр башкардылар.

Шулай ук элеккедән килгән гореф-гадәт, йолаларга кагылышлы күренешләр дә тамашачылар тарафыннан читтә калмады. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса