«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара
«СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.
Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкарыунда «Эх, алмагачлары!» видеоклибы дөнья күрде. Аны җырчы балалар татар эстрадасының якты йолдызы – Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Алтын барс» («Татар җыры») премиясе һәм «TMTV» премияләре иясе Данир Сабиров белән берлектә башкаралар.
Элек-электән татар халкы үзенең көн-күренешен, үзен борчыган, шатландырган һәр нәрсәне җырга-моңга салган. Халыкның тарихын беләсең килсә, аның җырларын тыңла, дип юкка гынап әйтмиләрдер шул. «Эх, алмагачлары!» – дуслык, бер-береңне ярату, хөрмәт итү турындагы җыр. Ул татарларның яратып башкарыла торган иң популяр җырларының берсе. Солдатка озату, туй мәҗлесе, Сабантуй кебек милли бәйрәм-чаралар бу җырдан башка узмаган. Бүгенге көндә дә ул Татарстанда гына түгел, татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрдә җырлана. Ул оптимистик рухта, күңелле итеп башкарыла торган җыр, сүзләре дә бик мәгънәле.
«Репертуар сайлаганда татар халык җырларына аерым басым ясыйбыз. Балалар буыннан-буынга сакланып, җырланып килгән моңнарыбызны белеп үссеннәр иде. «Эх, алмагачлары!» җыры да шундый җырларның берсе. Алма татар халкында иминлек, тынычлык, дуслык, мәхәббәт символы буларак ачыла. Сүзләрнең мәгънәсе дә аерым игътибарга лаек:
«Алма бит ул, алма бит ул,
Алма бит ул түгәрәк.
Шул түгәрәк эчләрендә
Яшик әле бергәләп».
Видеоклипның нигезенә дә дуслык, бердәмлек темасы салынды. Шул темага сценарий яздык. Видеода «СалаваTik»лар бер-берсен дуслык алмасы белән сыйлыйлар, үпкәләшкән булсалар, дуслашалар”, – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
«СалаваTik»лар проекты катнашучылары да, бердәм-дус булып, 1 июньдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак зур концерт программасына әзерләнә. «Билетлар инде күп калмады. Тамашачы дусларыбыз концертны бик зарыгып көтә. «СалаваTik»ларыбыз да тырышып әзерләнә», – ди оештыручылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 09:25Гамәлләре яши мәңгегә Узган гасырның 70 нче елларында белемле, хезмәт сөючән, бар яктан да актив булган кадрлар иң элек КПСС район комитеты аппаратында сынау үттеләр.5900
-
28 июнь 2022 - 16:37Табибә Энҗе Гаязова: "Диспансеризация үтү мөһим!" Коронавирус инфекциясе белән авырган гражданнар өчен 2021 елның июль аеннан тирәнтен диспансерлаштыру каралган. Аңа нинди тикшеренүләр керә һәм аларны кайда, ни рәвешле узып була? Шул хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без Балык Бистәсе поликлиникасы мөдире Энҗе Шамил кызы Гаязовага мөрәҗәгать иттек.7100
-
28 июнь 2022 - 16:33"Яшьлек еллары авыр чорларга туры килсә дә, сагындыра",-ди Роза Мамлина Бүгенгесе көнне Анатыш авылында яшәүче Роза Николаевна Мамлина районыбызның Шумководан ерак булмаган Труд Сельцо авылында туып үскән.7200
-
28 июнь 2022 - 16:07Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде Шушы көннәрдә якташыбыз Фәүзия Солтанның (Фәүзия Галиуллина) “Рухият” нәшриятында басылган “Нигез сагышы” дигән яңа китабы дөнья күрде.8200
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.31000
-
28 июнь 2022 - 13:20Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л. П. Борисова гражданнарны шәхсән күчмә кабул итә Гражданнарны шәхси кабул итүгә 884361 22128 телефоны аша (элемтә өчен җаваплы зат – Шелкова Светлана Александровна) язылырга мөмкин.4900
-
28 июнь 2022 - 13:20Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л. П. Борисова гражданнарны шәхсән күчмә кабул итә Гражданнарны шәхси кабул итүгә 884361 22128 телефоны аша (элемтә өчен җаваплы зат – Шелкова Светлана Александровна) язылырга мөмкин.5500
-
23 июнь 2022 - 16:35Безгә үзгәрергә кирәк Тормышыбызның көе китте, яме бетте, дигән сүзләрне бүген райондашларымнан күп ишетергә туры килә.14200
-
23 июнь 2022 - 16:30Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен, Челтерәүләреңнең аһәңе... Туган төбәгебез, районыбыз, авыллардагы елга-күлләргә, чишмәләргә игътибарны бервакытта да онытмаска иде.14500
-
23 июнь 2022 - 16:26Тормышымның яме идең, әни... Сүнде кояш... Бермәл дөнья, яшәеш тукталып калгандай булды.14600
-
23 июнь 2022 - 16:20"Илне саклау изге бурыч",- диләр ир-егетләр Гомер-гомергә Ватанны саклау ир-егетләрнең изге бурычы булып саналды. Хәрби хезмәттә булу ир-ат өчен үзе бер дәрәҗә булды.15700
-
23 июнь 2022 - 16:16Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итү оештыра 5 июльдә, район прокуратурасы бинасында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан чираттагы мәртәбә оештырылган эшмәкәрләрне кабул итү узачак.13500
-
23 июнь 2022 - 16:13"ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсында балыкбистәлеләр дә актив катнашты Күптән түгел "ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсына йомгак ясалды.13300
-
24 май 2022 - 14:46Балык Бистәсе район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
10 июнь 2022 - 08:00Порядок технологического присоединения к электрическим сетям, возможность получения услуг через электронные порталы Согласитесь, что возможность получения любых услуг через электронные порталы значительно облегчает нашу жизнь?!20000
-
9 июнь 2022 - 10:29Памятки по электробезопасности для школьников Закончился учебный год, у школьников начались долгожданные каникулы.20000
-
30 июнь 2022 - 09:25Гамәлләре яши мәңгегә Узган гасырның 70 нче елларында белемле, хезмәт сөючән, бар яктан да актив булган кадрлар иң элек КПСС район комитеты аппаратында сынау үттеләр.5900
-
28 июнь 2022 - 16:37Табибә Энҗе Гаязова: "Диспансеризация үтү мөһим!" Коронавирус инфекциясе белән авырган гражданнар өчен 2021 елның июль аеннан тирәнтен диспансерлаштыру каралган. Аңа нинди тикшеренүләр керә һәм аларны кайда, ни рәвешле узып була? Шул хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без Балык Бистәсе поликлиникасы мөдире Энҗе Шамил кызы Гаязовага мөрәҗәгать иттек.7100
-
28 июнь 2022 - 16:33"Яшьлек еллары авыр чорларга туры килсә дә, сагындыра",-ди Роза Мамлина Бүгенгесе көнне Анатыш авылында яшәүче Роза Николаевна Мамлина районыбызның Шумководан ерак булмаган Труд Сельцо авылында туып үскән.7200
-
28 июнь 2022 - 16:07Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде Шушы көннәрдә якташыбыз Фәүзия Солтанның (Фәүзия Галиуллина) “Рухият” нәшриятында басылган “Нигез сагышы” дигән яңа китабы дөнья күрде.8200
-
28 июнь 2022 - 16:01Чулман яры буендагы ял паркында аттестатлар тапшыру тантанасы узды Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары көтеп алган көн, ниһаять, килде. 27 нче июнь көнне Балык Бистәсенең Чулман яры буендагы ял паркында аттестатлар тапшыру тантанасы узды.15100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика