Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен Татарстан бюджетына 7,3 млрд сум кергән

Фәрит Габделганиев сүзләренчә, иң зур чаралар “Мәгариф”, “Демография” , “Кече һәм урта эшмәкәрлек” милли проектлары буенча планлаштырылган.

Илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен Татарстан бюджетына 7,3 млрд сум акча бирелгән. Бу хакта бүген Илкүләм проектларны башкаруны контрольдә тоту буенча “Бердәм Россия” Генераль советы төркеме килү буенча Татарстан Дәүләт Советында узган киңәшмәдә республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев әйтте.

Быел Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен 21,4 млрд бүленәчәк. Аларның 16,8 млрд сумы – федераль бюджеттан, ә 4,6 млрд сумы республика бюджетыннан биреләчәк, диде докладчы. “Бүгенге көндә республика бюджетына 7,3 млрд сум керде, акчаларның 5 млрдка якыны тотылды”, - диде ул.

Фәрит Габделганиев сүзләренчә, “Мәгариф”, “Демография”, “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм” илкүләм проектлары буенча иң зур чаралар планлаштырылган.

“Икътисад һәм социаль өлкәләрнең өстенлекле тармакларына бәйле 49 төбәк проектын тормышка ашыру вазифаларын Татарстан үзенә алды. Аларда 2024 елга кадәр ирешергә кирәк булган максатчан күрсәткечләр һәм нәтиҗәләр билгеләнгән. Хәзерге вакытта илкүләм проектларны тормышка ашыру кысаларында күрсәткечләргә ирешү турында 49 килешүдән, 43 килешү төзелгән”, - диде министр.

Докладчы республикада илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр һәм башка төр бюджетара трансфертлар алу өчен 36 килешү төзелгәнен әйтте. “Бүгенге көндә төбәк проектлары кысаларындагы чаралар буенча, контракт суммасының 80 процентына, ягъни 8,1 млрд сумга 192 килешү төзелгән”, - дип өстәде Габделганиев.

Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен беренче өч елда 44,7 млрд, шул исәптән федераль бюджеттан 34,1 млрд, республика бюджетыннан 10,6 млрд сум бүлеп биреләчәк.

Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188648/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X