Сельские горизонты
  • Рус Тат
  • Кайнар кар, канлы кар

    Сталинград сугышы... Бу сүзләр мәктәп елларыннан ук һәрберебезнең хәтеренә сеңгән. Күбебез бу шанлы вакыйгаларны китаплар, кинолар, ветераннарның хикәятләреннән ишетеп кенә белә инде.

    Ул көннәрдә илебез халкы үзенең тормышын да кызганмыйча сугышты, хезмәт итте. Сталинград өчен һәлак булдылар һәм җиңделәр. Бу җиңү өчен төрле милләттәге Совет халык 1 миллион 100 меңнән артык кешесен бирде. Алар арасында безнең якташларыбыз Н.И.Артемьев, Н.И.Дрожжев, Журов, Н.Я.Зайцева, С.Н.Кузьмин, И.Н.Низамов, В.М.Мөхәммәтвәгыйзов, Ш.З.Шәймарданов, Г.Д.Дәүләтшин, Е.Д.Кузянина һәм башка бик күпләр бар.
    "Бер адым да артка чигенмәскә!"-ул вакытта партия һәм халыкның Ватанны саклаучыларга наказы шундый була. Шәһәргә ыргылган гитлерчылар Совет гаскәрләре позицияләрен туктаусыз бомбага тоталар. Шәһәргә берничә миллион бомба һәм снаряд ташлана. Сталинград хәрабә хәленә килә. Әмма дошманга бирелми. Сталинград сугышында җиңелү бөтен Германияне, немец армиясен куркуга сала. Бу җиңү икенче Бөтендөнья сугышының хәлиткеч моменты буларак тарихка кереп калды. Сталинград астындагы җиңүдән соң Совет гаскәрләре көнбатыш фронтның зур өлешендә һөҗүмгә күтәреләләр.
    Һәр кешенең үз язмышы. Якташларыбызның хәрби елъязмалары да бер-берсенә охшамаган инде. 1942 елның җәеннән 1943 елның гыйнварына кадәр Сталинград өчен сугышларда катнашкан Н.И.Дрожжев истәлекләреннән: «Немецларның солдатлар саны буенча да, кораллану буенча да бик зур өстенлеге бар иде. Шәһәр туктаусыз бомбага тотылды. Дистәләрчә биналар җимерелде, тулы районнар хәрабәгә әверелде. Шәһәр фронт сызыгына әйләнде. Биредә адым саен үлем сагалады. Бервакыт минем шинельне дә снаряд ярчыгы тетеп атты. Ничек исән калганмындыр, әле дә ышанасы килми. Сталинград астында якташым Григорий Иванович Курочкинны очраттым. Һәм без аның белән бик дуслаштык".
    Артиллерияче Семен Николаевич Кузьмин госпитальдән соң яңадан фронтка китә. 1942 елның 1 декабреннән 1943 елның 2 февраленә Сталинград астындагы җиңү көненә кадәр ул үзенең орудиесе белән немец гаскәрләрен утка тота. "За оборону Сталинграда" медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң үзенең гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый.
    Районыбыз халкы Советлар Союзы Геройлары белән горурланалар. Алар арасында Зәки Шәймарданов та бар. Данлыклы генерал А.И.Родимцев командалык иткән 13 нче гвардия дивизиясендә хезмәт итә якташыбыз. Немец гаскәрләре Сталинградка якынлашканда ул артиллерия училищесында укый торган була әле. Әмма бу вакытта аңа офицер булу насыйп булмый. Шәһәр янында сугышлар башлангач курсантлар да ут эчендә калалар. 1942 елның 12 октябрендә ул сугышчан дуслары белән дошманнарның иң ярсу һөҗүмен кире кага. Бу көнне З.Шәймарданов орудиесе торган участоктагы позиция 6 мәртәбә күчә. Шәймарданов пушкасы дошман өстенә снаряд артыннан снаряд яудыра. Чираттагы һөҗүм вакытында дошман бомбасы орудие янында ук шартлый. Зәки контузия ала, әмма сугыш кырыннан китми. Ул ике дошман танкасын, 5 автомашинаны яндыра. Бу сугышларда ул беренче хәрби чирканчык ала. Аннан соң да бик күп мәртәбә батырлык үрнәкләре күрсәтә.
    Г.Д.Дәүләтшин Сталинград астында чолганышта кала. Бер ай дәвамында салкынны, ачлыкны җиңеп солдатлар дошманга каршы көрәшәләр. зур булмаган күл аша, дошман уты астында Совет гаскәрләре ягына чыгуга ирешәләр. Г.Дәүләтшин Сталинград сугышыннан соң да бик күп фронт юллары уза, контузия ала, аягы яралана. Шулай булуга карамастан Германиягә барып җитә. Кече сержант 1947 елда гына демобилизацияләнә. Сугыштан соңгы авыр елларда туган авылы Югары Тегермәнлектә эшли. Хәзер дә шунда яши. Сугышның авыр көннәрен әле дә булса хәтерендә саклый ул.
    Сталинград сугышында катнашкан якташларыбызның тагын берсе Балык бистәсендә яши. Ул Олы Кульга авылында туган Евдокия Денисовна Кузянина. 1942 елда Балык бистәсе хәрби комиссариаты армиягә чакыра аны. Е.Кузянина Сталинград астындагы сугышларда зенитчы булып хезмәт итә. Күп кенә дошман самолетларын бәреп төшерә. Әйе, хатын-кызларга да ир-атлар белән иңгә-иң торып сугыш авырлыкларын күрергә туры килә. Әмма дошман җиңүгә омтылышны сындыра алмый. Евдокия хәрби юлын телефончы буларак дәвам итә. Берлинга кадәр барып җитә. 1945 елның августында демобилизацияләнә. Сугыштан соң Казан шәһәренең авиация заводында эшли. Узган елның 3 октябрендә ул үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте.
    Бик күпләр ул сугышларда ятып калдылар, җиңүне күрә алмадылар. Бик азлары гына безнең янәшәдә яшиләр. Без алар алдында баш иеп чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Фронтта һәм тылда батырлык һәм тиңдәшсез хезмәт үрнәкләре күрсәткән кешеләргә карата хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү безнең бурыч.

    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: