Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Буыннар изгелеге” – изге фестиваль

Инде газетабызның алдагы санында 3 декабрьдә "Инвалидлар көне" уңаеннан район Мәдәният йортында "Буыннар изгелеге" дип исемләнгән махсус районкүләм чара үткәрелүе турында искәртеп үткән идек. Әлеге чара кысаларында бу көнне җыр фестивале, инвалидларның кулы белән эшләнгән сәнгати күргәзмә оештырылды. Анда районыбызның һәр авылыннан, Балык бистәсенең үзеннән инвалидлар катнашты. Бәйрәм тантанасын Балык...

Инде газетабызның алдагы санында 3 декабрьдә "Инвалидлар көне" уңаеннан район Мәдәният йортында "Буыннар изгелеге" дип исемләнгән махсус районкүләм чара үткәрелүе турында искәртеп үткән идек. Әлеге чара кысаларында бу көнне җыр фестивале, инвалидларның кулы белән эшләнгән сәнгати күргәзмә оештырылды. Анда районыбызның һәр авылыннан, Балык бистәсенең үзеннән инвалидлар катнашты. Бәйрәм тантанасын Балык бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде.
"Бүген безнең район җирлегендә 109 инвалид бала бар. Аларны караучы әти-әниләренә, әби-бабайларына зур рәхмәт. Ходай сезне ышаныч-өметтән, оптимизмнан ташламасын.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тарафыннан оештырылган күргәзмәне күргәч, шуңа тагын бер кат инандым. Инвалид балалар кайчак сау-сәламәт балаларга караганда да талантлырак булалар. Бүгеннән "Инвалидлар декадасы"н ачык дип белдерәм. Әлеге чара кысаларында бик күп концертлар, мероприятиеләр уздырылачак. Сорауларыгыз, мөрәҗәгатьләрегез булса һәрвакыт безнең ишекләр ачык. Мәктәп директорлары, гомумән, бу эш белән бәйле һәр кеше сезгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәчәк. Тагын бер кат сабырлык, сәламәтлек телим,-диде ул инвалидларга һәм аларның якыннарына мөрәҗәгатендә.
Иң баштан сәнгати күргәзмәдә үзләренең кул эшләре, үзләре ясаган агач сыннар белән катнашкан һәр инвалидка мактау кәгазе һәм бүләк бирелде.
Аннан соң районыбызның һәр җирлегеннән 17 инвалид катнашында концерт номерлары күрсәтелде. Аларның һәркайсына шулай ук мактау кәгазе һәм бүләк тапшырдылар. Инвалидларның җырлары, биюләре, гармун белән башкарылган моңлы көйләре бер тамашачыны да битараф калдырмагандыр.
"Менә безнең фестиваль дә ахырына якынлашты. Һәрвакыт көчле рухлы булыгыз. Бернигә дә карамастан, үз көчегезгә ышанып, куйган максатыгызга ирешергә язсын. Сезгә сәламәтлек, тормыш энергиясе телибез. Яныгызда һәрчак үзегезне аңлардай, ярдәм итәрдәй кешеләр булсын",-дип концертны тәмамлады алып баручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X