Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Татарстанда суыта

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларыннан күренгәнчә, Татарстанда бу атна уртасында шактый суыта.

Төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы –4, Татарстанның көнчыгышында –7 градуска кадәр төшәчәк.

Соңгы вакытта республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләде. Шуның нәтиҗәсендә төбәктә уртача тәүлеклек температура күпьеллык күрсәткечләрдән 3-5 градуска югарырак булды. Алдагы көннәрдә метеорологик вәзгыять үзгәрмәячәк, дип искәртә синоптиклар.

Бүген, Дүшәмбе көнне, 18 ноябрьдә, республика буйлап салкын атмосфера фронты узачак. Көндез бераз яңгыр һәм юеш кар явачак. Төнлә –4..+1, көндез 0..+5 градус булачак.

Метеорологлар билгеләп үткәнчә, 19 ноябрьдә «температура түбәнәя башлаячак». Төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы –4, Татарстанның көнчыгышында –7 градуска кадәр төшәчәк. Көн дәвамында температураның түбәнәюе көтелә.

 

Чәршәмбе көнне, 20 ноябрьдә, явым-төшем көтелми. Төнлә температура –8..–13, көндез –4..9 градус тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса