Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Сәламәт яшьләр - ил киләчәге

Кешеләрнең алкогольгә бәйле рәвештә үзләрен югалтулары  аяныч күренеш.     Эчкечелек проблемаларын яктырту һәм җәмгыятьтә алкоголь куллануга тискәре караш булдыру массакүләм мәгълүмат чараларының максаты булып тора.

Без бу турыда Балык Бистәсе хастаханәсе табиб-наркологы Зөлфия Айрат кызы белән әңгәмә кордык.
- Сезнеңчә, бу бәйлелекнең башлангычы кайда яшеренгән, бигрәк  тә балалар алкоголизмы?
- Алкоголизмны профилактикалау турында күп язып, аңлату эшләре алып баруга карамастан, бу юнәлештә вәзгыять акрын үзгәрә. Күпләр профилактика эшләренең файдасы юк дип тә уйлыйлар. Бер мисал.  Шторм ярга бик күп балыкны чыгарып ташлый. Юлчы аларны җыйган да һәм кире суга ташлаган. Әйләнә-тирәдәгеләр: "Бу беркемгә дә кирәкми, барысын да коткарып булмый бит!”,- дигәннәр. “Мин коткарганнарына кирәк", - дип җавап биргән юлчы. 
Балаларда алкоголизмны булдырмас өчен  10-11 яшьлек  чорда ук аңлату эшләрен башлау зарур. Нәкъ менә шул чорда фикерләү формалаша.
- Балалар яңалыкны тиз кабул итүчән һәм һәрчак әти-әниләренә охшарга тели. 
- Әйе, турыдан-туры булмаса да, алкогольнең йогынтысы 3 яшьтән 5 яшькә кадәр күзәтелә башларга мөмкин. Галимнәр ачыклаганча, иң көчле һәм тотрыклы эмоциональ кичерешләр нәкъ менә шушы чорга туры килә. Әгәр бала өстәлдә алкоголь белән шешә,  ата-аналарының күтәренке кәефен күрсә аның психикасында ялган стериотиплар формалаша башлый. Һәм тормышта беренче стресс хәлләр булганда, бала бу стериотипларга бирешергә һәм үз кайгысын алкоголь белән “басарга” мөмкин. Барысы да шулай эшли, дип уйлыйм.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Әңгәмәне Луиза Ананьева язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса