Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Район үзәк хастаханәсе баш табибе Мансур КИТАЕВ:  "Безнең кулда кешеләр язмышы"

Соңгы ун елдагы беренчел медицина-санитар, ашыгыч ярдәм һәм стационарларда булган үзгәрешләр безнең хезмәтнең сыйфатын бермә-бер арттырды. Бу үзгәрешләр бигрәк тә вакытлы, ашыгыч һәм сыйфатлы, ярдәм күрсәтүгә генә түгел, ә бәлки сәламәт яшәү рәвешенә игьтибарны көчәйтү өчен дә  кирәк иде.

   Бүгенге көндә киң профильле Балык Бистәсе сәламәтләндерү-профилактик учреждениесе үзенә район үзәк хастаханәсен, балалар консультациясен, Котлы Бөкәш һәм Югары Тегермәнлек табиблы амбулаторияләрен,50 фельдшер–акушерлык пунктын(10 сы модульле) берләштерә. Район үзәк хастаханәсендә хирургия, терапия, балалар, неврология, йогышлы авырулар, гинекология, кабул итү бүлекләре 115 койка-урын белән тәэмин ителгән. Аларның 85 е тәүлек буена, ә 30 ы көндезге урыннар. Шулай ук клиник- диагностик лаборатория һәм ашыгыч ярдәм бүлеге эшләп килә.

   Авыруны беренчел диагностикалау һәм вакытлы дәвалау чаралары үткәрү өчен хастаханә яхшы дәрәҗәдә җиһазландырылган. Кискен инфаркт миокарда вакытында тромболизис үткәрү мөмкинлегебез бар. Реанимациядәге авыруларга читтән торып консультация үткәрү, аларның дәвалау барышын күзәтү мөмкинлеге тудырылган. Кискен инфаркт миокарда, баш миендә кан әйләнеше бозылганда, зыян күрү куркынычы булган йөкле хатын кызларны һәм башка категория пациентларны республика медицина үзәкләренә юллыйбыз. Ә үзебездә ел буена уртача 5000 якын кеше дәвалана, 1000 артык авыруга операция ясала.150 меңнән артык амбулатор поликлиника кабул итү үткәрелә. Узган елда ашыгыч ярдәм бүлеге генә дә 8337 кешегә хезмәт күрсәтте. Фельдшер-акушер пуктларына 50 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Хезмәт күрсәтелергә тиешле халыкның саны 26 меңнән артып китә. Олылар һәм балалар арасында  9000 артык кеше төрле авырулар белән диспансер исәптә торалар.

  Районда сәламәтлек өлкәсендә 407 кеше хезмәт куя. Шуларның 52се табиб, 221е урта медицина хезмәткәре.    Арабызда 3 медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, 5 сәламәтлек саклау отличнигы, атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре  бар. Соңгы биш елда тармакка 23 төрле белгечлекле табиблар эшкә тартылды.

  Район үзәк хастаханә хезмәткәрләре актив рәвештә районда һәм республикада уздырылучы спорт ярышларында катнашалр, сәламәт яшәү рәвешен яклыйлар.

Безнең хезмәткәрләр Балык Бистәсе районында яшәүчеләргә сыйфатлы һәм үзвакытлы медицина ярдәме күрсәтергә һәрчак әзер. Монысын ышандырып әйтә алам. Кешеләрнең язмышы, сәламәтлеге безнең хезмәткә бәйле булуын яхшы аңлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X