Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Прививка ясау дәвам итә

Без битлекләрдән арыдык, әмма алардан тулысынча арынуның бердәнбер ысулы - халыкның 60 процентына кадәр массакүләм иммунитет алу, коронавируска каршы прививка ясату.

 Бу юкка түгел, инфекция - бик җитди, аны туктату бик авыр. Шуңа күрә вакцинация профилактиканың бердәнбер ышанычлы чарасы булып кала, чөнки инфекцияләр антибиотикларга бирешми һәм аларны тулысынча дәвалау мөмкин түгел диярлек. Профилактик прививканы ясатканда өзлегүләр ихтималы авырганга караганда йөз һәм мең тапкыр кимрәк.
Әлеге мәсьәләнең актуальлеген аңлап, прививканы алырга теләүчеләр саны көннән-көн арта. Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә районда 2295 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, 167 доза вакцина бар. Сораштырулардан күренгәнчә, вакцина ясатучылардан бернинди дәгъва кергәне юк, үзләрен яхшы хис итәләр.
“Прививканың кирәклеге турында күптәннән ишетеп белә идем. Тик һаман да вакыт җиткерә алмадым. Ниһаять 4 нче майда  вакцинаның беренчесен ясаттым. Бернинди кыенлыгы тоелмады. Соңыннан икенче этабын ясаткач азрак тән температурасы күтәрелеп алды, гәүдә авырайган төсле булды. Бераз вакыттан соң анысы да узды Аллага шөкер. Үземне яхшы хис итәм. Элек тә гриппка каршы прививка ясата идем. Шуңа күрә саклану чараларын алдан күрергә кирәк дип саныйм. Коронавирусның үлемгә китерә торган куркыныч чир булуы бар кешелек дөньясына билгеле. Аңа каршы прививка уйлап табылган икән, табибларга ышанырга кирәк. Соңыннан “Эх!” дип әйтерлек, үкенерлек булмасын”, - диде безгә Масловка авылыннан Каниф Хафизов.
Әйе, иммунитетны күмәк формалаштырсак без бу авыруны җиңәчәкбез. Пандемия башланганда 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар аеруча куркыныч астында иде. Шуңа да вакцина ясау мәсьәләсендә  өлкәннәргә аеруча игътибар бирелә. 
Хөрмәтле райондашлар! COVID-19дан вакцинация мәсьәләләре буенча сез түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә аласыз:
1. Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире Энҗе Шамил кызы Гаязова: 8-84361-22865.
2. Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенең поликлиника регистратурасы: 8-84361-22373.
3. Котлы Бөкәш табиб амбулаториясе регистратурасы: 8-84361-31467.
4. Югары Тегермәнлек табиб амбулаториясе регистратурасы: 8-84361-28050.
Моннан тыш, авыллардагы ФАП фельдшерларына да шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X