Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Наркология авырулары гаиләгә һәм якыннарга уңайсызлык тудыра

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе алкоголь һәм спиртлы сыеклыклардан агуланулар һәм үлүчеләр санын киметү максатыннан билгеле бер чаралар күрә. Халык арасында алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулану очракларын мониторинглау дәвам итә.

Наркология авырулары халык сәламәтлегенә зыян салучы төп проблема булып тора. Ул ир-атлар  һәм хатын-кызлар өчен дә бер дәрәҗәдә актуаль. Шулай ук  әлеге бәйлелек гаиләгә һәм якыннарга да уңайсызлык тудыра.
Татарстан Республикасында 2019 елда наркология белән авыручылар саны буенча муниципаль районнар арасында уздырылган күзәтүләр нәтиҗәсе буенча Балык Бистәсе районында үсеш 1,9 тапкыр тәшкил иткән (2015 елда-100 мең кешегә  83,4 , 2019 елда -100 мең кешегә 159,7).
Яшүсмерләр арасында хәл тагы да аянычрак. Балык Бистәсе районы яшүсмерләр арасында 2019 елда наркологик яктан авырып алучылар күрсәткече республика дәрәҗәсеннән югарырак (100 мең кешегә 132,8)-134,8.
Шулай ук район территориясендә хроник алкоголизм белән авыручылар саны күрсәткече (100 мең кешегә 83,8) республика дәрәҗәсеннән югарырак (ТР буенча-100 мең кешегә 37,3). Ун ел эчендә Татарстан Республикасы халкының хроник алкоголизм белән авыручылар саны 1,3 тапкырга кимегән. Балалар һәм яшүсмерләр арасында хроник алкоголизм белән авыру очраклары теркәлмәгән.

 

Гөлнара Сафина,
әйдәп баручы белгеч-эксперт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса