Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Ковидка каршы чаралар үтәлергә тиеш

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе коронавируска каршы чараларны инкаръ итмәскә чакыра.

2021 елның 24 июнь көненә пандемия чорында Балык Бистәсе муниципаль районында 109 коронавирус инфекциясе белән авыручы ачыкланган, алар арасында 3 үлем очрагы да бар.
Татарстан Республикасында берничә ай дәвамында көн саен авыруның 30га якын очрагы теркәлә. Хәзерге вакытта Мәскәү, Санкт-Петербург, Бурятия, Мәскәү өлкәсе, Карелия, Сахалин, Хакасия, Кырым, Мурманск өлкәсе, Алтай һәм Россиянең башка төбәкләрендә авырулар саны арта бару күзәтелә.
Киеренке эпидемиологик хәл булуга карамастан җәмәгать туклануы һәм сәүдә объектларында ковидка каршы чараларны бозу очраклары күзәтелә. Шуңа күрә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе бу юнәлештә эшен көчәйтә. Тикшерүләр җәмәгать туклануы һәм сәүдә объектларында, шулай ук мәдәни-күңел ачу өлкәсендә узачак.
Хуҗалык итүче субъектларга өстәмә санитар-профилактик чаралар үткәрү турында идарә җиткергән вазыйфаи затлар күрсәтмәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк.
Кешеләрнең чираттагы ялга китүләрен исәпкә алып, 2021 елның 1 маеннан чит илгә чыккан барлык россиялеләргә ике тапкыр коронавируска тест тапшырырга кирәк. Беренче һәм икенче ПЦР-тест үткәрү арасы бер тәүлектән дә ким булмаска тиеш. Тестның беренчесе Россиягә кайтканнан соң 3 календарь көн эчендә, ә икенчесе 5 календарь көн эчендә ясалырга тиеш.

Гөлнара Сафина,
Лаеш территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса