Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Күчмә поликлиника халыкка хезмәттә

Безнең районда күчмә медицина комплексы эшли башлады, пациентларны республика клиник хастаханәсеннән табиблар кабул итә.

«Бердәм Россия» партиясенең «Күчмә поликлиника» проекты 2019 елда ук старт алды. Республика районнары буенча КамАЗ автомашинасы базасында 4 мобиль комплекс йөри.
Күчмә поликлиника заманча медицина җиһазлары һәм техника белән җиһазландырылган. Биредә шулай ук барлык теләүчеләр өчен коронавирус инфекциясеннән вакцинация оештырылган.
Хәзерге вакытта күчмә поликлиника Анатыш авылында пациентларны 25 июньгә кадәр кабул итә. 28 июньнән 2 июльгә кадәр ул Күгәрчен, 5 июльдән 9 июльгә кадәр Котлы Бөкәш, 12 июльдән 6 июльгә кадәр Яңа Арыш авылларында эшләячәк.
-Без фельдшерлар мәгълүматларына таянып исемлекләр төзибез, белгечләргә тапшырабыз. Фельдшерлар аларны билгеләнгән вакытка бирегә чакыралар. Транспорты булганнар үзләре, яки аларны җирле үзидарә советы хезмәткәрләре алып килә. Көн саен эндокринолог, невролог, кардиолог, гинеколог кабул итә, шулай ук окулист һәм хирург-онколог та килә,-ди район үзәк поликлиникасы администраторы Эльвира Мозохина.
Беренче сәгатьләрдә өлкән яшьтәге пациентлар тикшерү уздылар. Кемнән генә сорасак та табиблар эшеннән алар канәгать. 
- РКБ табибларының килүе бигрәк тә без - пенсионерлар өчен бик уңайлы, шәһәргә барырга кирәкми, чиратлар юк. Табиблар бик ягымлы, игътибарлы. Өстәмә тикшерү билгеләнде. Барысына да зур рәхмәт, - диде Михаил Фролов.
-Менә тикшеренергә килгән идем. Шәһәргә барып җәйге эссе көннәрдә чират көтеп утыра алмыйм. Күчмә поликлиника без -өлкән буын, күптөрле авырулары булучылар өчен бик уңайлы вариант. Әлеге мөмкинлектән мин дә файдаланырга уйладым. Өстәмә тикшеренү кирәк дип уйлыйм, - дип сөйләде Трой-Урай авылыннан килгән Миңнегөл Атнагулова. 

Гөлназ Зарипова,

Таңсылу Минһаҗева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса