Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балыкбистәлеләр, йортыгызда изоляциядә утыраганда дезинфекция уздырырга онытмагыз!

“Өйләрендә изоляциядә утыручы гражданнарга дөрес  итеп ничек дезинфекция чаралары уздырырга? С. Галимҗанова.” Газета укучыбызның    бу соравына Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Миличихина җавап бирә:

-Фатирларда, шәхси йортларда һәм башка торак биналарда изоляциядә утыручы гражданнар  санитар куркынычсызлык тәэмин итү өчен түбәндәге дезинфекция чараларын үткәрергә тиешләр:
- Торакта көненә ике тапкыр  гадәти чаралар белән дымлы җыештыру уздырырга кирәк. Аеруча кухня, ванна һәм туалет бүлмәләре игътибар үзәгендә булырга тиеш. Башта торак бүлмәне, аннары кухня, ванна, туалетны җыештырыгыз. Аннан соң салфетка , чүпрәкләрне юу средстволары белән яхшылап юарга, киптерергә кирәк. Мөмкинлек булса бер тапкыр кулланыла торган салфетка, чүпрәкләрдән файдаланыгыз.
Ишек тоткаларын, краннарны, өстәлләрне, урындык аркаларын көн азагында бер тапкыр дезинфекцияли торган эремәләр белән сөртеп чыгу зарур.
Савыт-сабаны, кухня кирәк-яракларын юу средстволары белән юарга,кайнаган су белән чайкап киптерергә кирәк. Машина белән юган очракта өстәмә эшкәртү таләп ителми.
Җыештырганнан соң кулыгызны антисептик белән эшкәртергә онытмагыз.
Йортында изоляциядә утырган кешегә китерелгән пакетларны, башка төр капларны да дезинфекция чаралары, тире антисептиклары белән яхшылап сөртеп чыгыгыз, соңыннан кулларыгызны да эшкәртегез.
Табигать шартларына карап бүлмәне даими рәвештә җилләтеп торыгыз. Керне гадәттәге режимда, 60 градуслы суда юыгыз.
Дезинфекция чараларын кулланганда инструкцияләрне төгәл үтәгез.Дезинфекция чаралары булмаса, хлорлы яки кислородлы агарту сыеклыкларын файдаланырга мөмкин. Аларның этикеткаларында дезинфекция өчен эремә ясау тәртибе язылган була. Әгәр андый мәгълүмат булмаса, бер өлеш агарту средствосын ун өлеш җылы суга кушарга һәм яхшылап болгатырга кирәк. Бу эшләрне перчатка киеп башкарыгыз, күзләрегезне саклагыз.
Дезинфекция эремәсен күп итеп ясап куймагыз.0,5-1 литр эремә ике көнгә җитә.
Әзерләнгән сыеклыкны караңгы урында, яхшылап ябылган савытта сакларга кирәк. Дезинфекция уздырганда перчатка киеп эшләү зарур. Дезинфекцияләнгән өслекләрне 5-10 минуттан соң чиста суга манчылган салфетка белән сөртеп чыгыгыз.
Тире антисептигы булмаганда, кулны сабын белән яхшылап юарга кирәк.
Йортта изоляциядә яшәү чоры тәмамланганнан соң  торакны сирәгрәк дезинфекцияләү, җыештыру режимына күчәргә дә ярый.  
Әгәр изоляциядә яшәүче кеше йортында  йогышлы авыру табылса, торак махсус оешма көче белән дезинфекцияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса