Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балык Бистәсендә "Татарстан чаңгы юллары - 2021" массакүләм ярышлары узды

 Әлеге бәйге яңа ачылган чаңгы базасында оештырылды. Ачылу тантанасында катнашучыларны район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова сәламләде.

Чарага халык күпләп җыелды. Бер төркемдә олы яшьтәгеләр ярыш әзерләнә. Алар арасында ветераннар һәм “Будь здоров” клубы вәкилләре дә бар. Бер төркемдә мәктәп яшендәге балалар җыелган. Авыл җирлекләреннән, район оешма-предприятиләреннән дә катнашучылар шактый. Ярышка килүчеләрнең кайсысы белән әңгәмә корсаң да, алар спортның әһәмиятлеге турында сөйләделәр. Һәрберсе әзерлек белән килгән, сынтмаска исәпләре.

Бәйге тәмамланганнан соң һәр категория җиңүчеләре билгеләнде. Беренче урыннарга лаек булдылар:              

14-17 яшькәчә егетләр арасында – Данис Гарифуллин (Ямаш мәктәбе),

14-17 яшькәчә кызлар арасында – Адилә Нуретдинова (Ямаш мәктәбе);

18-24 яшькәчә егетләр арасында – Айнур Хакимов (Ямаш авылы),

18-24 яшькәчә кызлар арасында – Ләйсән Нәбиуллина (Күгәрчен авылы);

25-30 яшькәчә егетләр арасында – Алмаз Дияров,

25-30 яшькәчә кызлар арасында – Зилә Низамова (Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе);

31-40 яшькәчә ир-егетләр арасында – Динар Гайниев (Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе),

31-40 яшькәчә хатын-кызлар арасында – Гөлсәрия Гарифуллина (Ямаш авылы);

41-50 яшькәчә ир-атлар арасында – Алмаз Баһавиев (Ямаш мәктәбе),

41-50 яшькәчә хатын-кызлар арасында – Ирина Кузнецова (Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе);

51-60  яшькәчә ир-атлар арасында – Владимир Фадейчев (Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе),

51-60  яшькәчә хатын-кызлар арасында – Рушания Шәрәфиева (Балыклы Чүкәй мәктәбе);

61 яшь һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында – Юрий Егоров, 61 яшь һәм өлкәнрәк хатын-кызлар арасында  -  Маргарита Салмина (“Будь здоров” клубы);

“Будь здоров” клубы әгъзалары арасында – Флюра Нагимова;

Барлык яшь төркемнәрендә җиңүчеләр акчалата призлар һәм Грамоталар белән бүләкләнделәр.

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса