Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балык Бистәсе районында тикшерүләр дәвам итәчәк

  Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча бүлек башлыгы урынбасары Ирина Миличихина, "Теплоэнергосервис" МУП белгече Рөстәм Әсләмов һәм "Авыл офыклары" газетасы редакциясе вәкиле составындагы комиссия коронавирус инфекциясе шартларында тикшерүне дәвам итте.

Тикшерү район газ хезмәтеннән башланды. Биредә хезмәткәрләр һәм килүчеләр өчен барлык санитар таләпләр һәм нормалар үтәлгән. Керү юлында кулларын эшкәртү өчен дозатор куелган, температура контактсыз термометр ярдәмендә үлчәнә, дистанцион тамгалар ясалган. Антисептиклар, шәхси саклану чаралары, өслекләрне һәм идәнне эшкәртү өчен дезинфекция чаралары, чиләкләр бар, кирәкле барлык журналлар, графиклар үз вакытында тутырылган.
Бу көнне шулай ук автостанция, пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче оешмалар -   «И. М. Хуснутдинов» шәхси эшмәкәр, “Балык Бистәсе “Пассажир автотранспорт предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тикшерелде.
Биредә пассажирларны зарарланудан саклау өчен транспорт чараларын дезинфекцияләү кагыйдәләре саклана. Эш сменасы тәмамланганнан соң һәр автобус чистарту һәм дезинфекцияләү, шулай ук дымлы җыештыру уза. Машина йөртүчеләр бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар, кулларны эшкәртү өчен антисептиклар, дезинфекция чаралары, чиләкләр белән тәэмин ителгән.
Шундый ук санитар-эпидемияләргә каршы чаралар укучылар ташу белән шөгыльләнүче «Успех» оешмасында да үткәрелә. Контролер-юрист Айдар Сафиуллин коронавирусның таралуын кисәтү буенча оешмада күрелгән чаралар, җаваплы кешене билгеләү, профилактика буенча хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрү һәм башкалар турында җентекләп сөйләде, шәхси саклану чаралары, дезсредстволар булуын күрсәтте.
Комиссия әлеге җәмгыятьнең автобус йөртүчеләренең дымлы җыештыру һәм автобус салоннарын рейстан соң ничек эшкәртүләрен карадылар. Тикшерүләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Коронавирус авыруы булмасын өчен Роспотребнадзор белгечләре район халкына битлекләрне кию һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеге турында искәртә. 

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса