Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Йөзү турниры

Язгы каникулларда "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында йөзү буенча районара ярышлар булып узды. Анда Нурлат, Чирмешән, Байлар Сабасы, Кукмара, Алексеевск, Мөслим районнарыннан 100 гә якын яшь йөзүче катнашты. Алар йөзүнең төрле ысулларында көч сынаштылар. -Безнең малайлар һәм кызлар берничә тапкыр республиканың төрле районнарында узган ярышларда катнаштылар,-ди...

Язгы каникулларда "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында йөзү буенча районара ярышлар булып узды. Анда Нурлат, Чирмешән, Байлар Сабасы, Кукмара, Алексеевск, Мөслим районнарыннан 100 гә якын яшь йөзүче катнашты. Алар йөзүнең төрле ысулларында көч сынаштылар.
-Безнең малайлар һәм кызлар берничә тапкыр республиканың төрле районнарында узган ярышларда катнаштылар,-ди яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ә.Пулатов. -Чистайда, Алексеевскийда, Нурлатта, Казанда булып кайттылар. Балаларыбыз йөзү спорты белән бер ел гына шөгыльләнәләр әле. Шулай да уңышларыбыз бар инде. Өч яшь спортчыбыз спорт разрядлары нормативларын үтәделәр. Бүгенге көндә йөзү секцияләренә 60 бала йөри.
Йөзү ярышларын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин чыгыш ясады. Ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.
Беренче булып иң яшь йөзүчеләр ярыштылар. Бу көнне барлыгы 28 старт бирелде. Безнең йөзүчеләр арасында иң яхшы күрсәткечкә Алексей Захаров иреште. Ул аркада кроль ысулы белән йөзүдә икенче урынны алды.
Кунаклар ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.
-Без балаларыбызның йөзү секциясенә йөрүенә бик шатбыз,-диде ата-аналар исеменнән Ф.Фадейчева. -Спортның бу төре бала организмын ныгыта, аларның гомуми үсешенә уңай йогынты ясый. Тренерлар К.Захаров һәм Е.Долгихка рәхмәтебезне белдерәбез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев