Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Юлдаш итеп картлык гомердә

Узган атна ахырында өлкән яшьтәгеләр арасында район чемпионаты үтте. Аны район пенсия фонды идарәсе башлыгы Минзия Вәлиева белән Рәсәй пенсионерлары союзының җирле бүлеге җитәкчесе Анатолий Автономов оештырдылар. Мондый бәйге районда әле беренче мәртәбә генә үткәрелсә дә, ул зур оешканлык һәм активлык белән узды. Район ярышында Балык бистәсе, Олы Елга, Бәтке,...

Узган атна ахырында өлкән яшьтәгеләр арасында район чемпионаты үтте. Аны район пенсия фонды идарәсе башлыгы Минзия Вәлиева белән Рәсәй пенсионерлары союзының җирле бүлеге җитәкчесе Анатолий Автономов оештырдылар.
Мондый бәйге районда әле беренче мәртәбә генә үткәрелсә дә, ул зур оешканлык һәм активлык белән узды. Район ярышында Балык бистәсе, Олы Елга, Бәтке, Биектау, Тулуш, Трой-Урай, Анатыш авыл җирлекләреннән спорт белән шөгыльләнүче өлкәннәр җыелды. Алар җиңел атлетика, өстәл теннисы, пневматик мылтыктан ату, йөзү һәм башка спорт төрләре буенча көч сынаштылар. Бәйге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Ярышлар "Яшьлек" стадионында хатын-кызларның-200, ир-атларның 400 метрга йөгерүе белән башланып китте. Бәйгедә катнашучыларга үзләре теләгән спорт төрен сайлап алу хокукы бирелде. Шуңа бәйгенең күпчелек өлеше "Дельфин" спорт комплексында узды. Соңгы нәтиҗәләргә күз салгач, катнашучыларның шактый әзерлекле булулары ачыкланды. Балык бистәсеннән Зоя Рыжова, мәсәлән, йөгерү һәм сикерү буенча беренче урынга ия булды. Мылтыктан атуда да аңа тиңнәр табылмады. Ә ир-атлар арасында җиңел атлетикадан-Идрис Аметов, йөзүдә Анатолий Автономов, мылтыктан атуда Таһир Вәлиев, өстәл теннисы буенча Эдуард Закиров иң югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Бу бәйгедә Биектау авылыннан килгән 83 яшьлек Фатыйма апа Мөхәммәтҗанова да күпләрне сокландырып чыгыш ясады. Җиңүчеләргә һәм һәр катнашучыга Дипломнар һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге әзерләгән бүләкләр тапшырылды.
Идрис Аман.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев