Яшәрдек, матурайдык

"Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Сәламәт бул" клубы ачылуына әле ярты ел да булмады. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул өлкән буын вәкилләре арасында зур популярлык казанды.
Клуб оешуның беренче көненнән аны элек озак еллар гимназиядә хезмәт куйган Нина Мусина җитәкли. Ул иҗат көче белән бик мавыгып шөгыльләнә.
-Мондый клуб ачу турында мин мәктәптә эшләгән вакытта ук хыялландым. Ниһаять андый мөмкинлек тә туды. Спорт комплексы директоры Рәмзия Валеева тәкъдим ясагач бик теләп ризалаштым һәм кешеләрне туплый башладым. Безнең "Сәламәт бул" клубына бүген 30 дан артык кеше йөри. Һәрберебез өчен тормыш активлыгы, сәламәтлекне ныгыту, әлбәттә инде үзара аралашу иң мөһиме,-ди ул. Ә клубта барысы да хатын-кызлар. Дәрескә алар атнага ике мәртәбә җыелалар. Алар белән фитнес һәм аэробика буенча тренер Елена Долгих шөгыльләнә.
-Организмны сәламәтләндерү безнең төп бурычыбыз. Без монда дөрес сулыш алырга, эмоциональ киеренкелекне бетерергә һәм кәефне күтәрү алымнарына өйрәнәбез. Сер түгел, һәрбер хатын-кыз нинди яшьтә булуына карамастан, сәламәт, матур һәм төз гәүдәле булырга тырыша. Миңа алар белән эшләве бик ошый,-ди Елена Владимировна.
Фитнес залда төрле тренажерлар белән эш иткәннән соң хатын-кызлар бассейнда ирекле йөзү белән шөгыльләнәләр. Ә клубта эшләр моның белән генә чикләнми. Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә төрле юнәлешләр буенча дәресләр үткәрелә. Анда Казан шәһәре белгечләре катнаша. Ризыклар әзерләү, бәйләү, косметик чаралар белән дөрес эш итү буенча мастер-класслар үткәрелә. Үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләре монда зур булышлык күрсәтәләр. Алар төрле тематик күргәзмәләр оештыралар, файдалы мәгълүматлар белән тәэмин итәләр.
Ә клубка йөрүче өлкән яшьтәгеләрнең һәрберсе үзенчә сәләтле. Алар төрле тармакларда хезмәт куйганнар, үзләренең актив тормыш позицияләре бар. Биредә үз сәләтләре белән уртаклашалар. Анна Кильянованың чигеп эшләнгән картинасы гына ни тора. Зоя Николаеваның кул эшләре дә сокланырлык. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан да клубка йөрүчеләр үз кул эшләре күргәзмәсе оештырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Светлана Кутлина, Гәүһәрия Галимова, Любовь Сычева укыган шигырьләрне тын да алмыйча кызыксыну белән тыңладылар. Клубка йөрүчеләрне спорт комплексы директоры Рәмзия Валеева беренче яз бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
«Бирегә йөри башлагач без без үзебезне яшәреп киткәндәй тойдык, күңелләр күтәрелеп, гәүдәләр җиңеләеп киткәндәй булды. Үзебезне лаеклы ялда булуыбызны да онытттык». Клубка йөрүчеләрдән әнә шундый рәхмәт сүзләрен күп ишетергә туры килде безгә. Бәйрәм, әлбәттә инде, чәй табыны артында тәмамланды. Хатын-кызлар бер-берсен котлап бүләкләр тапшырдылар. Өлкән буын вәкилләре әнә шулай вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр.
Рәсемдә: дәрес вакыты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.200
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.1800
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды2200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!24300
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.5400
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.13500
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.6700
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә10400
-
24 февраль 2021 - 09:56Инфекционист яңа вирусның куркыныч симптомнары турында сөйләде Кешедә бу вируслы авыруның барлык вариантлары да охшаш симптомнар белән уза.9400
-
24 февраль 2021 - 09:37Апрель аенда өстәмә ял көне булырга мөмкин Россия Иҗтимагый палатасында 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Сәламәт тормыш рәвеше (ЗОЖ) көнен гамәлгә куюны тәкъдим иткәннәр.6400
-
24 февраль 2021 - 09:21Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.99000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.128800
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
24 февраль 2021 - 09:20Балык Бистәсе районында булган юл фаҗигасе урынында ТР баш дәүләт инспекторы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Ленар Габдерахманов булып китте.
-
24 февраль 2021 - 09:08Балык Бистәсендә 4 кеше һәлак булган юл фаҗигасе урыныннан видео барлыкка килде
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
17 февраль 2021 - 09:05Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла. Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла.9900
-
17 февраль 2021 - 09:02«Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә. «Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә.4800
-
17 февраль 2021 - 08:59«Бәрәкәт» сәүдә йортының икенче катында йорт җиһазлары салоны ачылды. «Бәрәкәт» сәүдә йортының икенче катында йорт җиһазлары салоны ачылды.15800
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.200
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.1700
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды2200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!24300
-
25 февраль 2021 - 09:16Район Башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты Кичә район администрациясенең актлар залында муниципаль район Башлыгы Илдар Таҗетдинов эшмәкәрләр белән очрашты. Анда шулай ук авыл җирлекләре башлыклары,3300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика