Яшь шахматчылар Сочига юллама алды
Идел буе федераль округы беренчелегенә Самара өлкәсендә узган ярышларда Чаллы шахматчылары Яна Мәгыйзова һәм Роберт Сафиннар югары лигага юллама яуладылар. Роберт 140 спортчы арасында бронза медальгә лаек булды. Яна югары лигада уйнаучылар арасына Россия кубогы җиңүчесе буларак кертелде.
Унбер яшьлек спортчылар шахмат серләренә Наталья Гончарова җитәкчелегендә төшенәләр.
Югары лига уеннары 2015 елда Сочи шәһәрендә үтәчәк.
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/38641-yash-shahmatchyilar-sochiga-yullama-aldyi.html
Фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев