Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ял көнне районда көзге кросс-2014 булып узды [фото]

Спорт - сәламәтлекнең төп нигезе. Ә сәламәт тәндә сәламәт акыл, ди халык.

Табигатьнең матур көз айларында, шәһәр, район, авылларда кросслар оештырыла. Узган елгыдан аермалы буларак быелгы ярыш катнашучыларга "шиле" булды. "Электән килгән традиция буенча сентябрьнең 21 көнне массакүләм чабыш үткәрелә. Бу халыкны спортка тартуның бер төре. Узган ел район буенча мең ярым кеше катнашты. Быел да аннан ким булмас дип көтәбез. Биредә барлык оешмалардан да йөгерүчеләр бар",-ди районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Мансур Маннанов. Район халык театры режиссеры Рифкат Галиев һәр елны катнаша икән. 2012 елда өченче урынны алса, узган ел икенче урынны яулый. Быел да өметләре зурдан. Ярыш алдыннан район башлыгы Илһам Валеев та катнашучыларга үзенең теләкләрен җиткерде. "Спортны үстерергә, җәелдерергә кирәк. Аның белән шөгыльләнергә районда барлык уңайлыклар да бар. Узган ел өч спорт мәйданчыгы төзелсә, быел дүрт мәйданчык сафка басты. Спортчылар күбрәк булсын иде. Барыгызга да уңышлар телим",-дип фатихасын бирде.

Гөлназ Зарипова.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев