Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Валерий Чалый "Рубин"да баш тренер булып кала

    "Рубин" футбол клубы җитәкчелеге командага баш тренер вазифасына үзләре теләгән белгеч таба алмады бугай - чемпионатның икенче өлешендә дә команда белән Валерий Чалый җитәкчелек итәчәк.

    - Португалиягә кышкы җыеннарга команданы Валерий Чалый җитәкчелегендәге тренерлар штабы алып бара, - дигән клубның президенты Илсур Метшин. - Тәнәфестән соң да команда белән алар җитәкчелек итәчәк. Команда 15 нче урыннан 9 нчы баскычка күтәрелде. Без аларның өч айлык эшеннән канәгать. Калганы аннан һәм командадан тора.


    - Димәк, "Рубин" баш тренер эзләми?

    - Мондый сорауларны комплекслы рәвештә чишәргә кирәк, безгә академиядән башлап инфраструктураны төзисе бар. Шулай булгач, минем бурыч - академия һәм дубль командадан алып, спорт туклануы, тернәкләндерү, медицина, маркетингны яңа дәрәҗәгә чыгару, "Рубин"ны мавыктыргыч уен күрәтердәй топ-команда итү.

    Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52397

    Фото: http://intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: тренер
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: