Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Узган шимбә көнне “Дельфин” спорт–сәламәтләндерү комплексында татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булып узды

Узган шимбә көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча район башлыгы Кубогына, "Шифа-Казан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Игорь Баров призларына ярышлар булып узды.

Бәйгене рәсми төстә район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде. Ул ярышка килгән көрәшчеләрне, тамашачыларны спорт бәйрәме белән котлады, гадел, имгәнүләрсез көрәш теләде. Шул ук вакытта авыл җирлеге башлыкларының, җитәкчеләрнең ярышка килмәвенә канәгатьсезлеген белдерде.

Балалар хореографик коллективларының дәртле, заманча биюләре бәйрәмгә ямь өстәде.

Ярышта барлыгы13 мәктәптән 75 көрәшче катнашты. Алар 10 үлчәү авырлыгынла иң көчлеләрне ачыкладылар. Агротехник техникумнан Илһам Закиров (35 кг. кадәр), Бәтке мәктәбеннән Нияз Хисмәтов (40 кг.), Биектаудан Ислам Шәрәфиев (45кг.), Трой Урайдан Данис Миннебаев (50кг.), Күгәрченнән Фаил Гарифуллин (55 кг.), Алмаз Хәмәтханов (65 кг.), Шомбыттан Денис Сергеев (60 кг.),Айрат Зинәтуллин (70 кг.), Яңа Арыштан Дилүс Гильмуханов (75 кг.), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Айназ Билалов (75 кг.нан югары) үз үлчәү авырлыкларында район чемпионнары исемен яуладылар.

Командалар исәбендә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (тренер Рафыйк Мөхәмәтшин) беренче урынга чыкты. Котлы Бөкәш командасы (Илшат Гайфуллин), Күгәрчен командасы (Гамил Шәмсевалиев) икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Дүртенче урынны алган Шомбыт көрәшчеләре дә (тренер Рәмис Төхвәтуллин) яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр.

Рөстәм Сибгатуллин - җиңүгә омтылыш өчен, Инсаф Гатауллин - иң яшь һәм перспективалы, Рәҗәп Әхтәмов техник яктан иң оста призларына лаек булдылар.

Әлеге бәйгедә җиңү яулаган яшь көрәшчеләребез республика мәйданнарында район данын яклаячаклар.

Илгиз Җамалиев

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X