Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Уңышлы старт, лаеклы финиш

Районыбызда һәр бәйрәм зур әзерлек белән үткәрелә. Әнә, 9 нчы май бәйрәме уңаеннан да нинди генә чаралар әзерләнмәгән иде. Көннең салкынча, җилле булуы да, Җиңү көне уңаеннан оештырылган марафонда катнашырга теләүчеләрнең санын киметмәде. Биредә 5 яшь категориясенә караганнар көч сынашты. Марафончылар старт алдыннан Рус Әшнәге укучылары тарафыннан ветераннарга хөрмәт йөзеннән...

Районыбызда һәр бәйрәм зур әзерлек белән үткәрелә. Әнә, 9 нчы май бәйрәме уңаеннан да нинди генә чаралар әзерләнмәгән иде.

Көннең салкынча, җилле булуы да, Җиңү көне уңаеннан оештырылган марафонда катнашырга теләүчеләрнең санын киметмәде. Биредә 5 яшь категориясенә караганнар көч сынашты.

Марафончылар старт алдыннан Рус Әшнәге укучылары тарафыннан ветераннарга хөрмәт йөзеннән әзерләнгән концерт номерларын карадылар. Аннары марафончылар сугышта һәлак булганнар һәйкәленә чәчәк салуда катнаштылар.

Марафончылар Рус Әшнәгеннән алып Балык Бистәсенең "Дельфин" спорт һәм сәламәтләндерү үзәгенә кадәр 10 километр араны чабып үтәргә тиешләр иде. Күбесе әлеге дистанцияне лаеклы үтте.

Әлеге ярышларда беренче урыннарга 14-18 яшьлекләр арасында Зәринә Яруллина (Күгәрчен авылы), Айнур Насыйпов (Күки авылы); 19-30 яшьлекләр арасында Зилә Низамова (2 нче мәктәп), Айнур Фатыйхов (ДЮСШ); 31-40 яшьлекләр арасында Ирина Кузнецова (2 нче мәктәп), Рамис Төхвәтуллин (Шомбыт); 41-50 яшьлекләр арасында камил Фәйсханов ( СХ идарәсе); 51 һәм аннан да өлкәнрәк яшьлекләр арасында Сергей Татаринов лаек булды.

Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев