Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Унике елдан соң беренче ничья

Футбол буенча дөнья чемпионатында беренче тур уеннары тәмамланды. Унике елга сузылган тәнәфестән соң, мундиальдә, ниһаять, Россия җыелмасын да күрү бәхетенә ирештек. Россия җыелмасының Көньяк Корея командасына каршы тәүге уенын безнең илдә яшәүчеләрнең күпчелек өлеше карый алмагандыр, мөгаен. Чөнки ошбу матч төнге икедә генә башланды. Социаль челтәрләрнең берсендә бер танышым язганча,...

Футбол буенча дөнья чемпионатында беренче тур уеннары тәмамланды. Унике елга сузылган тәнәфестән соң, мундиальдә, ниһаять, Россия җыелмасын да күрү бәхетенә ирештек.

Россия җыелмасының Көньяк Корея командасына каршы тәүге уенын безнең илдә яшәүчеләрнең күпчелек өлеше карый алмагандыр, мөгаен. Чөнки ошбу матч төнге икедә генә башланды. Социаль челтәрләрнең берсендә бер танышым язганча, мөгаен, уенны караган җанатарлар иртән үзләре дә кореялеләргә охшап калгандыр. Футболны, спортны үз иткән, җаны-тәне белән сөйгәннәр барыбер мондый вакыйганы игътибар үзәгеннән калдырмагандыр. Безнекеләрнең дөнья чемпионатларында күптән уйнаганы юк шул. Россиялеләр катнашында узган соңгы мундиаль Япония һәм Көньяк Корея кырларында моннан унике ел элек үткән иде.

Беренче тур кысаларында Россия җыелмасы иң соңгы булып уйнады (кызык: безнекеләрдән дә иртәрәк мәйдан хуҗалары инде икенче очрашуларын уздырды). Моның тискәре яклары да бар. Әйтик, плэй-оффка чыга калсак, безгә ял итәргә вакыт азрак калачак. Анысына гына түзәр идек (бирсен Ходай). Беркем дә каршы килмәс, мөгаен: беренче турда әйбәт, хәтта супер статусына ия матчлар аз булмады. Бразилия - Хорватия, Голландия - Испания, Германия - Португалия, Италия - Англия, Коста-Рика - Уругвай кебек матчларны караганнан соң, безнекеләрнең мәйдан буйлап акрын гына тупны бер-берсенә биреп йөрүләрен алдан фаразлаганга туган иде ул тискәре як турында уйлану.

Аннан килеп, без алдан ук шапырынырга яратабыз. Дөнья чемпионатына юллама алгач та, "кайнар башлар" россиялеләрнең Бразилиядә чыгышын төрлечә фаразлады. Кемдер тыйнак кына төркемнән чыгу турында уйланса, кайберәүләр дөнья чемпионаты башлангачы ярымфинал, финал, хәтта чемпионлык хакында хыялланды. Янәсе, сайлап алу турнирында Португалия кадәр Португалияне артта калдыру - ул уен эш түгел. Хәер, хыялларны да аңларга була. Унике ел дәвамындагы тәнәфестән соң, ниһаять, дөньяның иң яхшы командалары белән бергә чыгыш ясау мөмкинлеге алу - үзе дә зур нәтиҗә бит әле. Аннан килеп, вакыт-вакыт безнекеләргә дә уңыш елмаюын инкарь итеп булмый. Ирексездән, 2008 елгы Европа чемпионаты, бронза медальләр, бөтен ил белән шатланулар искә төшә.

Кореялеләр безнекеләрдән озынрак?

Акинфеев, Игнашевич, Глушаков, Кокорин, Березуцкий, Шатов, Жирков, Самедов, Фәйзулин, Ещенко, Комбаров - Көньяк Корея җыелмасына каршы очрашуга баш тренер Фабио Капелло әнә шундый составны чыгарды. Күргәнебезчә, составта Татарстан җанатарлары күрергә теләгән уенчылар юк иде. Казанның "Рубин" командасыннан капкачы Сергей Рыжиков та, "Рубин"дамы, "Зенит"тамы икәне төгәл билгеле булмаган, киләчәктә Аршавин дәрәҗәсенә җитәргә тиеш Павел Могилевец та, зур футболдагы тәүге адымнарын Чаллыда башлаган Алексей Козлов та, мөгаен, мәйданга бөтенләй чыга да алмаслар.

Күптән көтелгән уенның беренче таймы өметләрне акламады. Әйе, безнекеләр элеккечә акрын гына тупны бер-берсенә бирешә-бирешә мәйданда атлап диярлек йөрделәр. Өстенлек безнекеләр ягында булса да, кореялеләр тиз генә безнең капка янына килеп җитеп, ерактан булса да тибү мөмкинлегенә ия иде. Кызык: комментаторлар билгеләп үткәнчә, Корея сакчылары безнекеләрдән күпкә биегрәк икән бит! Игътибар белән күзәтә-күзәтә, мин дә көндәшләребезнең гөрнәдирдәй егетләр икәнен чамаладым. Шуның өстенә зур тизлектә уйныйлар, гел хәрәкәттә, елмаеп кына торалар төсле...

Кыскасы, беренче тайм ошамады. Янә югарыда аталган матчлар искә төште.

Кержаков чыкты, типте һәм кертте. Әмма...

Икенче таймга да Россия җыелмасы шул ук составта чыкты. Тайм башлануга бер-ике һөҗүм оештырсалар да, алга таба көндәшләр янә Акинфеев капкасына тибә башладылар. Һәм... уңышка да ирештеләр. Дөресен әйтик, җанатарлар ЦСКА капкачысының вакыты-вакыты белән аңлашылмаган гамәлләр кылуын күнегеп бетте инде. Дөнья чемпионатында да шундый ук хәлләр булудан курыкты алар. Булмады. Акинфеевның чираттагы ахмак ялгышы ярдәмендә көндәшләребез алга чыкты. Бары шуннан соң гына Капелло уенчыларны алмаштыра башлады. Алан Дзагоев та, Александр Кержаков та, Денис Глушаков та чыкты. Гол керттерү ярдәм итте: безнекеләр йөгерә башлады. Һәм гол да кертте. Авторы - унике елдан соң җыелма составта калган бердәнбер уенчы Александр Кержаков. Сүз уңаенда, әлеге гол ярдәмендә Кержаков җыелма командада моңарчы иң күп туп керткән Владимир Бесчастныхны куып тотты, хәзер алар исәбендә 26 гол бар.

Алга таба да безнекеләр тизрәк хәрәкәтләнде. Әмма... Унике елдан дөнья чемпионатларындагы беренче уен уртак нәтиҗә - 1:1 исәбенә тәмамланды. Ә бит Бельгия белән Алжирны һич кенә дә кореялеләрдән начаррак командалар дип әйтеп булмый. Бүген туган көнен билгеләп үткән, ләкин җиңү рәвешендәге бүләккә ия була алмаган Дон Фабиога нәрсәдер уйлап табарга кирәк булачак.

новости матбугат нокта ру сайтынан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X