Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ул Универсиадада катнашачак

    Таныш булыгыз (таныганнар күрегез): Александр Васильевич Григорьев-Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең 3 нче курс студенты. Җиңел атлетикада тренер-судья белгечлеге буенча белем ала.

    Саша Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә укыганда ук үзен каратэ, баскетбол, чаңгы спортында сынап карый. Баскетбол буенча мәктәп җыелма командасы составында республика ярышларында беренче, икенче урыннарны ала.
    Академиядә укый башлагач йөгерү спорты белән ныгытып шөгыльләнә башлый. Бигрәк тә кыска араларга йөгерүне үз итә ул. Уңыш-җиңүләр дә озак көттермиләр. Александр 100 метрга йөгерүдә, 4 х 100 метр эстафетада Татарстан чемпионы. 60 метрга йөгерүдә Казан шәһәренең җиңүчесе. Башка мәртәбәле ярышларда да пьедесталның икенче-өченче баскычларына еш күтәрелә. Ул йөгерү буенча Россиянең иң яхшы 60 спортчысы арасына кергән.
    Александр Григорьев Бөтендөнья җәйге Универсиадада ядрә этәрү ярышларында судья буларак катнашачак. Дөнья күләмендәге ярышларда хөкемдарлык итү зур җаваплылык та, дәрәҗә дә, әлбәттә. Якташыбыз сынатмас дип ышанабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: