Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ул Олимпия призеры

    Инде әллә кайчаннан зарыгып көтеп алган Олимпиада үтеп китте. Ләкин аннан алган тәэсирләр әле бик озакка җитәчәк. Ни дисәң дә, безнең халык спортны "үлеп ярата". Күпләр телевизор экраннары аша, мөмкинлекләре булганнар ярышларны карар өчен Сочига кадәр юл тотты. Спортсменнарның үзләренең көчле әзерлекләре, бәлки, шулай ук җанатарларның рухи яктан ярдәме аларга...

    Инде әллә кайчаннан зарыгып көтеп алган Олимпиада үтеп китте. Ләкин аннан алган тәэсирләр әле бик озакка җитәчәк. Ни дисәң дә, безнең халык спортны "үлеп ярата".
    Күпләр телевизор экраннары аша, мөмкинлекләре булганнар ярышларны карар өчен Сочига кадәр юл тотты. Спортсменнарның үзләренең көчле әзерлекләре, бәлки, шулай ук җанатарларның рухи яктан ярдәме аларга барлыгы 33 медаль яуларга ярдәм иткәндер. Шулай итеп Россия беренчелеккә чыкты.
    Олимпиада шаукымы китергән тәэсирләрдән бераз читкә китеп, төп фикергә күчәргә телим. Күптән түгел генә мина районыбызның "Туган якны өйрәнү" музеенда булырга туры килде. Шунда Геннадий Бухарин хөрмәтенә ясалган күргәзмәгә тап булдым. Моңарчы районыбыздан шундый күренеклк кеше чыкканын белми йөргәнмен. Минем кебек әлеге шәхес турында ишетеп белмәүчеләр, бәлки, Геннадий Бухарин һәм Олимпиада арасында нинди бәйләнеш бар дип сорарлар. Нәтиҗәләрне ахырда ясарсыз.
    Геннадий Бухарин моннан 85 ел элек районыбызның Масловка авылында дөньяга килә. Үзенең сүзләре буенча Камада, лодкада туа. Әтисе һөнәре буенча бакенчы, әнисе - хуҗабикә була. Тик әнисе озак еллар туберкулез белән авырып, 6 яшьлек малаен калдырып үлеп китә. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисен сугышка алалар. Бәхеткә каршы, ул исән-сау кире әйләнеп кайта.
    Әтисе юкта Геннадий 6 яшеннән колхоз эшендә йөри: ат белән җир сукалый, урып-җыюда катнаша, көз көне кибәннәр өя, ә кышын ашлыкны онга әйләндереп, җилкәләрендә кабул итү пунктына илтәләр. Нәкъ менә шул елларда Геннадий иң авыр капчык-борчаклы, ә иң җиңеле солы тутырылган капчык икәнен белеп кала.
    Эш кенәгәсендәге беренче язуы буенча ул-итекче, икенчесе буенча балыкчы. Ә армия сафларына аны Кама юлының 15 нче участок бакенчысы вазыйфасын башкарганда чакыралар. Чакыру комиссиясенә килгәч, Геннадий Бухарин диңгез флотына барырга теләк белдерә. Һәм шул рәвешле Мәскәү-елгада диңгезче булып хезмәт итә башлый.
    Әле дә хәтерендә, алар янына капитан Колесников килеп, "Кем ишкәк ишә белә, ярышта катнашырга",-иде ди. Шунда мин: «Мин ишә беләм",-дидем... Катнаштым һәм җиңдем.
    Армиядән кайткач ЦСКАдан хат килде, анда: "Кил, штатлы команда җыябыз",-диелгән иде. Әти: "Бар",-диде.
    Тиздән мин каноэда Мәскәү беренчелеген, ә икенче елга Советлар Союзы буенча икенче урынга лаек булдым. Мине җыелма команда составына керттеләр.
    1956 нчы елда Мельбрунда узган 16 нчы Олимпия уеннарында каноэ белән йөзүдә илебездән берүзе бронза медальгә лаек була. Берничә ел эчендә Кама бакенщигы 2 тапкыр дөнья чемпионы була, 3 тапкыр көмеш медаль ала, 5 тапкыр СССР чемпионатында җиңү яулый, 6 тапкыр ил беренчелегендә призерлар рәтенә керә. Аны "Знак почета" ордены белән бүләклиләр һәм СССРның спорт мастеры исемен бирәләр. Геннадий Бухарин ярышларда гына катнашып калмый, физик культура институтын тәмамлап, яшьләрне зур спортка әзерли.
    Иң яхшы спортсменнарның берсе буларак, аны Болгариягә эшкә җибәрәләр. Анда Геннадий Ивановичны бу илнең җыелма командасының тренеры итеп билгелиләр. Аның укучылары ил чемпионатында, Европада һәм, әлбәттә, Болгариядә җиңүләр яулыйлар. Милли спортта ирешкән уңышлары өчен Геннадий Бухарин Болгария Халык Республикасының дүрт алтын медаленә лаек була.
    Тренерлык вазифасын башкарган елларында ул 15 тән артык СССР спорт мастерлары, 10 лап разрядчы әзерли. Аның укучылары арасында башка өлкәләрдә уңыш яулаучылар да байтак. Шуларның берсе Фәннәр Академиясенең әгъзасы, корреспонденты итеп билгеләнгән галим-металлург Владимир Нечаев.
    Укытучылык эшеннән китсә дә, Геннадий Иванович әле һаман да ишкәкле спортның үсеше белән ныклап кызыксына.Түләүсез спорт мәктәпләренең ябылуына, акчасыз әти-әниләрнең балаларын спорт мәктәпләренә бирә алмавына чын күңеленнән борчыла. Шулай да аның илдәге киеренке халәтнең вакытлы күренеш кенә булуына, алга таба үзгәрешләр кертелүенә өмете зур.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: