Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Уен да тәрбияли

Узган җомга көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зарарлы гадәттән-бәлага бер адым" дип исемләнгән интеллектуаль спорт уены уздырылды. Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге, балалар иҗат үзәге оештырган бу мавыктыргыч бәйге яшүсмерләр арасында наркотик матдәләр куллануны профилактикалауга, зарарлы гадәтләргә карата тискәре караш тәрбияләүгә багышланган иде. Уенда Балык бистәсе 2 нче мәктәбе һәм...

Узган җомга көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зарарлы гадәттән-бәлага бер адым" дип исемләнгән интеллектуаль спорт уены уздырылды. Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге, балалар иҗат үзәге оештырган бу мавыктыргыч бәйге яшүсмерләр арасында наркотик матдәләр куллануны профилактикалауга, зарарлы гадәтләргә карата тискәре караш тәрбияләүгә багышланган иде.
Уенда Балык бистәсе 2 нче мәктәбе һәм гимназиянең 7 нче сыйныф укучыларыннан төзелгән 4 команда: "Яшьләр", "Экстрим", "Тормыш яратучылар", "Баһадирлар" көч сынашты.
Башта командалар сәламәт яшәү рәвеше темасына багышланган девизлары, эмблемалары белән таныштырдылар. Наркотиклар, алкоголь эчемлекләр куллануның, тәмәке тартуның зарары, нинди фаҗигаләргә илтүе турында күп санлы сорауларга җавап бирергә туры килде укучыларга. Сәламәт яшәү рәвеше темасына коллаж ясау, "Сәламәтлек статуясы" уйлап тапканда иҗади эзләнүләр таләп ителде алардан. Бәлага таручыларга беренче ярдәм күрсәтү буенча да шактый әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Соңрак күп төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Конкурс-бәйгеләрдә әле бер, әле икенче команда өстенлеккә иреште. Гомумән, яхшы хәзерлек булуларын күрсәттеләр укучылар. Яман гадәтләрнең бәлага, упкынга илтүен бик яхшы аңлыйлар алар. Мондый яшьләребез наркотиклы шприцка, хәмерле стаканга үрелмәсләр инде.
Көчләр тигез булса да, уен уен инде, җиңүчеләрне билгеләргә кирәк. "Баһадирлар" (2 нче мәктәп), "Тормыш сөючеләр" (гимназия)-беренче урынны алдылар. "Яшьләр" (гимназия), "Экстрим" (2 нче мәктәп) икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Хәмидуллина җиңүчеләргә Дипломнар һәм призлар тапшырды.Оештыручылар призлар әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен район прокуратурасына, эшмәкәр Римма Мамакова һәм Илсур Гыйлемхановка рәхмәтләрен белдерделәр.
уеннан күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев