Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Турнир офыкларын киңәйтте

Бүгенге спорт, бигрәк тә район масштабларында иганәчеләрдән башка яши дә, үсә дә алмый инде. Әле ярый, балалар арасында ярышлар уздыруга матди ярдәм күрсәтүче игелекле затларыбыз бар. Казан шәһәрендәге "Веста" идарәче компаниясе җитәкчесе, Укмас авыл җирлеге депутаты Алмаз Нәбиуллин әнә шундыйларның берсе. Ул ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бабасы-сугыш һәм...

Бүгенге спорт, бигрәк тә район масштабларында иганәчеләрдән башка яши дә, үсә дә алмый инде. Әле ярый, балалар арасында ярышлар уздыруга матди ярдәм күрсәтүче игелекле затларыбыз бар. Казан шәһәрендәге "Веста" идарәче компаниясе җитәкчесе, Укмас авыл җирлеге депутаты Алмаз Нәбиуллин әнә шундыйларның берсе. Ул ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бабасы-сугыш һәм хезмәт ветераны Фәйзрахман Нәбиулла улы Нәбиуллин истәлегенә татарча көрәш бәйгесе уздыра. Моңа кадәр бу ярыш район беренчелеге дәрәҗәсендә үткәрелеп килде, яшь көрәшчеләребезнең, җанатарларның көтеп ала торган спорт бәйрәменә әверелде. Илназ Билалов, Рамил Гыйзетдинов, Азат Закиров, Дамир Хәсәнов, Айнур Кәримуллин, Александр Новиков шушы турнирларда бил ныгытып республика чемпионнары, призерлары булган егетләр. Быел исә ярыш районара дәрәҗәгә күтәрелде. Анда районыбызның Бәтке, Күки, Күгәрчен, Юлсубино, Яңа Арыш, Котлы Бөкәш, Шомбыт, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командаларыннан тыш, Теләче, Байлар Сабасы, Әлки, Лаеш, Питрәч районнарыннан килгән көрәшчеләр дә катнаштылар. Келәмнәргә барлыгы 130 га якын көрәшче чыкты.
Ярышны рәсми төстә район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов ачты. Яшь көрәшчеләргә гадел, имгәнүләрсез алышлар теләде.
Алмаз Нәбиуллин бу ярышларның яраткан бабасы һәм Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән барлык ветераннар хөрмәтенә үткәрелүен ассызыклады.
Келәмнәрдә барган киеренке көрәш берәүне дә битараф калдырмады. Җанатарлар матур алымнар күрсәткән көрәшчеләрне кул чабып алкышладылар. Якташларыбыз көчле көрәш мәктәпләре белән дан тоткан Байлар Сабасы, Теләче, Питрәч районнары көрәшчеләре арасында сынатмадылар. Балалар спорт мәктәбе командасы беренче урынны яулады. Теләче, Байлар Сабасы командалары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.
Питрәчтән Эдуард Золин (36 кг.), Әлкидән Салават Мәрдиев (40 кг.),Айрат Фәттахов (80 кг.) Лаештан Ильназ Харисов (45 кг.), Теләчедән Шәүкәт Кәримуллин (50 кг.), Балык бистәсе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Валентин Мокеев (55 кг.), Айнур Әхмәтшин (70 кг.), Айназ Билалов (80 кг. югары), Юлсубинодан Алмаз Хәмәтханов (60 кг.), Күгәрченнән Рәнис Шәрәфиев (65 кг.) үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар. Яңа Арыштан Рәҗәп Әхтәмов (50 кг.), Юлсубинодан Инсаф Баһавиев (65 кг.)-икенче, Котлы Бөкәштән Ислам Закиров (50кг.), Рафыйк Гайфиев (80 кг.) Күкидән Рәмзил Хәмидуллин (65 кг.), Олы Елгадан Салават Фәттахов (70 кг.), Яңа Арыштан Дилюс Гильмуханов (80 кг.) өченче урыннарны алуга ирештеләр.
Җиңүчеләргә бүләкләрне ярышларның төп спонсоры Алмаз Нәбиуллин тапшырды.
Офыкларын республика дәрәҗәсенә күтәрелгән ярышларның киләчәктә дә традицион рәвештә үткәрелүен, тагын да күбрәк көрәшчеләр җыелуын телисе генә кала.
Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев