Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тормыш–ул көрәш

Көрәш... Кемгәдер ул билгесез бер дөнья, ә кемгәдер-яшәү рәвеше. Көрәшче дигәч күз алдыма иң беренче булып нык гәүдәле, карашы белән аюны да ега торган баһадирларны күз алдыма китерә идем. Язмамның герое белән танышкач элек ничек хаксыз булуымны аңладым. Айназ Якупов безнең якташ егетебез ул. Район, республика, Россия күләмендә спорт дөньясында...


Көрәш... Кемгәдер ул билгесез бер дөнья, ә кемгәдер-яшәү рәвеше. Көрәшче дигәч күз алдыма иң беренче булып нык гәүдәле, карашы белән аюны да ега торган баһадирларны күз алдыма китерә идем. Язмамның герое белән танышкач элек ничек хаксыз булуымны аңладым. Айназ Якупов безнең якташ егетебез ул. Район, республика, Россия күләмендә спорт дөньясында инде үзен шактый танытырга өлгергән көрәшче.
-Айназ, спорт белән шөгыльләнеп китү тарихың белән таныштырсаң иде безне?
-Дөресен генә әйткәндә, кечкенә вакытта физкультура дәресләре минем өчен бер зур сынау иде. Өченче сыйныфта миңа икенче мәктәпкә күчәргә туры килде. Менә шунда үзгәрде дә инде спортка карашым. Монда укыту системасы да башка, укытучы да күпкә таләпчәнрәк иде. Әле дә бер нормативны бирер өчен ничек азапланганымны хәтерлим. Үземнең башкалардан шактый калышканымны күрепме, 7-8 нче сыйныфларда дәресләрдән соң, мәктәп тренажерына йөри башладым.
-Ә көрәшкә мәхәббәт чын-чынлап кайчан кабынды соң?
-Элек Сабантуйларында данлыклы көрәш батырларына карап соклана идем. Аларны бөтенесе белә, хөрмәт итә, ярата. Минем дә алар урынында буласым килде. Көрәш белән шөгыльләнеп китүемнең тагын бер сәбәбе, 2008 елда Пекинда үткәрелгән олимпия уеннарын телевизордан карап утырган чак. Шунда беренче тапкыр ирекле көрәшнең нәрсә икәнен күрдем. Аларның хәрәкәтләре, үз-үзләрен тотышына таң калдым. Менә шунда гашыйк булдым да инде көрәшкә. Мәктәптә ирекле көрәшне өйрәнергә теләүчеләрне җыябыз дигән игълан ишеткәч тә, туп-туры шул секциягә язылырга чаптым.
-Айназ, иң беренче көрәшеңне хәтерлисеңме?
-Дөресен генә әйткәндә, беренче көрәштә катнашуым дәрескә бармас өчен генә килеп чыкты (көлә). Әле көрәшнең нәрсә икәнен дә аңламый идем. Мәйданга чыгар алдыннан буыннарны да җылытмадым. Җиңелдем инде әлбәттә. Әле дә күз алдымда тора шул көрәшем. Минем өчен иң оят булган чакларның берсе ул. Мин тумышым белән үҗәт кеше. Шул вакытта үз-үземә шушы турнирны җиңәргә дигән сүз бирдем. Һәм җиңдем дә.
-Син, гомумән дә, җиңелә беләсеңме?
-Көрәш шундый нәрсә инде ул анда җиңүләр дә, җиңелүләр дә була. Җиңелсәм дә матур җиңелергә тырышам. Гадел көрәш белән.
-Көрәш буенча алган белемнәреңне тормышта кулланырга туры килгән очраклар бармы?
-Күмәк спорт төрләре белән чагыштырганда көрәштә син көндәшең белән йөзгә-йөз каласың. Футболда, мәсәлән, сине командаң һәрвакыт коткарып кала ала. Монда ярдәм итүче кешең юк. Тренерың да читтә утыра, аның әйткән киңәшләрен дә кайчак куллана алмыйсың. Шуңа күрә күп кенә көрәшчеләр тормышта да лидер.
Тагын шунысы бар, көрәш белән шөгыльләнә башлаганнан бирле урамга вакыт аз кала. Барлык энергия, канны кыздыручы адреналин спорт залда кала. Көрәш хисләрне контрольдә тотарга өйрәтә. Үз-үзеңне тыя башлыйсың.
-Әти-әниләрең бу шөгылеңә ничек карый?
-Алар миннән әллә нинди үрләргә ирешүемне таләп итмиләр. Әти генә берәр эшкә тотынсаң, җиренә җиткереп эшлә, тормышта максатына ирешергә өйрән, ди.
-Сабантуйларында катнашуга ничек карыйсың?
-Барлык көрәшчеләр дә башка төрле ярышларга караганда Сабантуй ярышларын өстенрәк куя, минемчә. Анда синең бөтен туганнарың, әти-әниләрең, дусларың, алар алдында оятка каласы, җиңеләсе килми бит.
-Синең өчен көрәш нәрсә ул?
-Хәзерге вакытта ул минем бөтен тормышым. Спортка күбрәк вакыт сарыф итәсем килә. Буш вакытымда чабам. Берничә тренеровкага йөрим.
-Киләчәккә планнар нинди?
-Көрәш белән шөгыльләнүемне дәвам итәсем килә. Туып үскән төбәгемә кайтып, анда ирекле көрәш түгәрәген ачу теләге дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев